Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү йөзеннән Чүпрәледә хәйрия марафоны узды
Хәйрия концертында җыелган барлык акчалар да махсус хәрби операция зонасында катнашучылар файдасына тотылачак.
«Көтәбез! Ышанабыз! Горурланабыз!» дип исемләнгән хәйрия чарасы Әлфия Азизова җитәкчелегендәге «Огонёк доброты» волонтерлар берләшмәсе тарафыннан оештырылды.
Махсус хәрби операция башланганның беренче көннәреннән үк Чүпрәле районы халкы якташларыбыз өчен гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша. Даими рәвештә хәрбиләрнең ихтыяҗыннан чыгып, гуманитар йөкләр махсус хәрби операция зонасына озатылып тора. Бу акцияләрдә оешма, предприятие хезмәткәрләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, эшмәкәрләр, мәгариф учреждениеләре, шулай ук, район халкы катнаша.
– Районыбызның битараф булмаган кешеләре һәм якташларыбызның ярдәме белән эшләп килүче «Огонек доброты» дип исемләнгән волонтерлар берләшмәсе үз эшчәнлеген өч ел элек башлап җибәрде, – ди Әлфия Азизова. – Волонтерлар окоп шәмнәре ясыйлар, маскировка челтәрләре үрәләр, яшелчә-җимешләр киптерәләр, токмач әзерлиләр һ.б, һ.б. Төркемебез көче белән без дә хәрбиләргә 11 маскировка челтәре һәм 7000нән артык окоп шәме ясадык. Telegram-каналыбызда 400дән артык кеше теркәлгән, шулай ук «ВКонтакте»да да төркемебез бар. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең «Кайгырту» гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге, Ватанны саклаучылар фонды белгечләре, шулай ук, Уби, Городище һәм Матак авылларыннан волонтерлык төркемнәре бу эшебездә, аеруча зур ярдәм күрсәтә. Бергә булганда без көчлебез! Бу уртак игелекле эшкә өлеш керткән һәркемгә рәхмәт!
Хәйрия марафонына килүчеләр өчен район мәдәният йорты фойесында маскировка челтәрләре үрү, окоп шәмнәре ясау буенча мастер-класслар күрсәтелде, биредә, шулай ук, берләшмәнең эшчәнлеге белән дә танышу мөмкин иде.
Чарада махсус хәрби операциядә катнашучы Алексей Ягашкин чыгыш ясады. Ул хәрбиләргә күрсәтелгән ярдәм өчен чиксез рәхмәтен белдерде һәм әти-әниләргә батыр уллар үстергәннәре өчен хөрмәтен җиткерде.
Сәхнәдә иҗат коллективлары һәм мәктәп укучылары, укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре башкаруындагы патриотик җырлар, шигырьләр һәм биюләр беркемне дә битараф калдырмады. Уллары махсус хәрби операциядә булган әниләргә дә хөрмәт күрсәтелде бу көнне.
Хәйрия концертында җыелган барлык акчалар да махсус хәрби операция зонасында катнашучылар файдасына тотылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев