Махсус хәрби операциядә һәлак булган чүпрәлеләрнең якыннарына дәүләт бүләкләре тапшырылды
Герой булып тумыйлар, батырлык үрнәкләре күрсәтеп герой исемен яулыйлар
Батырларның даны үлемсез
Махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларыбызның якыннарына дәүләт бүләкләре тапшырылды
Герой булып тумыйлар, батырлык үрнәкләре күрсәтеп герой исемен яулыйлар. Көчле рухлы, туган җире өчен җаваплылык хисләре белән янган, Ватанына, үз халкына тугры булган егетләребез моны батырлыклары белән исбатлый.
–Бүген без Ватанны намус белән саклаган һәм гаделлек өчен көрәшкән кешеләргә хөрмәт күрсәтәбез. Алар чын ирләр– батыр, нык һәм антка, Ватанга тугры. Батырларның исеме үлемсез, - дип билгеләде район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин.
Чарада Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин да катнашты. Ул ир-егетнең бурычы, төп вазифасы–илен, саклау бурычы, диде.
–Илебез тарихында нинди генә вакыйгалар булмаган. Ир-егетләр һәрвакыт иминлек сагына басканнар. Бүген дә батыр якташларыбыз ата-бабалар каһарманлыгын кабатлый,-дип сөйләде хәрби комиссар.
Радик Төхфәтуллин һәлак булган сугышчыларның һәрберсе чын батырлык, какшамас ихтыяр һәм какшамас рух көче үрнәге булып тора.
Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән фидакарьлек һәм кыюлыклары өчен Батырлык ордены белән (үлгәннән соң) бүләкләнгән Рамиль Рәфыйк улы Вәлиуллинның бүләге апасы Алсу Рәфыйк кызына, Виктор Юрьевич Тихоновның бүләге Валентина Владимировнага тапшырылды.
Райондашыбыз Петр Гинадиевич Шадриковның Батырлык орденын һәм «Россия Федерациясе оборонасын ныгытуга керткән өлеше өчен» медален әнисе Юлия Никандровна кабул итеп алды.
Никита Николаевич Гордеевның РФ Оборона министрлыгының II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале әнисе Роза Васильевнага, Андрей Анатольевич Романовның «Угледарны азат иткән өчен» медале тормыш иптәше Екатерина Петровнага тапшырылды.
–Дүрт ир-бала үстердем. Андрей төпчегем иде. Өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә беренче көннәрдән үк китте. Чын батырлык күрсәтте һәм хәрби бурычларын лаеклы үтәде, - дип искә алды улын Романова. Городище авылыннан.
–Туганым контракт төзеп китте. Үткән ел батырлачрча һәлак булды. Бик юксынабыз,-диде Рамиль Рәфыйк улы Вәлиуллинның апасы Алсу ханым Иске Чүпрәледән.
Махсус хәрби операция барышында һәлак булган егетләребезнең якты истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев