Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Мартта бакчачыларга эш бар

Март – яшелчә үсентеләре утыртыр чак.

Татарстан территориаль яктан Россиянең урта полосасына кертелмәсә дә, бездәге һава шартлары урта зонага бик якын. Кайсы зонага керүгә карап, орлыкларны чәчү вакыты да төрлечә була. Дөрес вакытны билгеләр өчен берничә мөһим факторга игътибар итәргә кирәк: яшелчә культурасының вегетация чорына; орлыкларның тишелү вакытына.

Кайчагында без бер хата җибәрәбез: орлыкларны чәчкәндә аларның тишелү вакытын исәпкә кертмибез. 

Иң озак тишелүче яшелчә – сельдерей. Орлыгын җиргә чәчкәннән соң да ул 15-22 көн буена тишелмичә утырырга мөмкин. Икенче урында – борыч. Тишелер өчен аңа да 2 атна чамасы вакыт кирәк. Баклажанныкы – 8–12 көн. Помидор 4–8 көннән тишелеп чыга. 
Кәбестә – 3–6 көн. Иң тиз тишелүчеләр – кыяр, ташкабак, кабак. Алар инде дүртенче көнгә үк шытып чыга. Суган орлыгы да озак тишелмичә ятарга мөмкин. Петрушка, укроп орлыклары да озаклап тишелә.
Тишелү вакытына орлыкларның сыйфаты да зур йогынты ясый. Иске, вак орлыклар озаграк, яңа, көчле орлыклар тизрәк тишелә. 

Безнең җирлектә яз алай бик иртәләми, май аенда әле кыраулар  төшеп, суытып та җибәргәли.

 Шуны истә тотып, орлыкларны чәчү өчен оптималь вакыт:
баклажан – 15–20 март;
помидорның иртә сортлары – 10 марттан 15 апрельгә кадәр, соң өлгерешлеләре – 10 марттан 20 мартка кадәр;
борыч – 10–20 март;
кыяр – 1–10 май;
кәбестә – иртә өлгерешлесе 15–20 март, соң өлгерешле кәбестәне 25–30 апрельдә чәчәргә;
ташкабак – 10–15 май.

Бакчага чыгарып утыртканда яшелчәләр билгеле бер көнлек булырга тиеш. Ул төрлесенеке төрлечә. 
Кыярны түтәлгә 20–25 көнлек вакытта утырталар.
Помидор 50–60 көнлек булырга тиеш.
Борыч өчен – 50–60 көн.
Иртә өлгерешле кәбестә өчен – 35–45 көн, соң өлгерешлесе – 35–50 көн.
Баклажан өчен – 60–70 көн
Сельдерей өчен – 60–80 көн.
Суган 50–60 көнлек булырга тиеш.

Әлеге киңәшләр теплицасы булмаган бакчачылар өчен. Җылы теплицасы булган кешеләр күрсәтелгән шушы вакытлардан атна-ун көнгә иртәрәк чәчә ала.

Бакчадагы эшләр

Март аенда кар эри башлый. Бакча кишәрлегендә кар суын мөмкин кадәр күбрәк җыеп калырга тырышыгыз. Кул астында җитәрлек кадәр су булсын өчен, бөтен савытларны кар белән тутырыгыз. Кирәкмәгән су җыелу ихтималы булган үзәнлекләрдә канаулар ачыгыз.

 
Җиләк-җимеш бакчасы

Ничек кышлаганнар?
Агачларны җентекләп тикшерегез. Өшегән яки зыян күргән урыннарын үткен бакча пычагы белән кырып чистартыгыз. Шуннан соң яраларны тимер яки бакыр купоросы эремәсе белән дезинфекцияләргә һәм бакча сумаласы сыларга кирәк. Ул урынны тупас тукыма яки полиэтилен пленка белән бәйләп куегыз.
Март ахырында яшь агачлар тирәсендәге карны таптап тигезләгез һәм кәүсәне урап бәйләгән тасманы сүтегез. Салкын көннәр озакка сузылган очракта моны апрельгә күчерергә дә мөмкин.

Агач кайрысы «янмасын» дисәң...
Мартта һава торышы нинди буласын чамалау мөмкин түгел. Көннең беренче яртысында температура еш кына +5 һәм аннан да югарыракка күтәрелә, ә төнлә белән, аеруча көн аяз булса, -20 градуска да төшә. Һава торышындагы мондый тирбәнешләр агачның кайрысын «яндыра».
Моннан саклану өчен мартның беренче көннәрендә, кар эри башлаганчы ук, кәүсәләрне агартырга кирәк. Моны җылы, кояшлы көнне эшләү зарур. Агачның ябалдашына, чәчәк бөреләрен саклап калу өчен, известь эремәсе (10 литр суга 1 килограмм известь исәбеннән) сиптерегез.

Корткычларны якын җибәрмәгез!

Кар эреп беткәч үк агач кәүсәләренә махсус тасма бәйләргә кирәк. Ул агачларны чәчәк коңгызы һәм туфракта кышлый торган башка корткычлардан саклый. Тасманы өске яктан тыгыз итеп, ә астан бушрак калдырып (коңгызлар керә алсын өчен) бау белән бәйлиләр. Тасманың эчке ягын хлорофос порошогы белән эшкәртергә кирәк, болай эшләгәндә корткычлар һичшиксез һәлак булачак.

Агачларны кисү

Алмагач һәм грушаларның куе булып үскән урыннарындагы аерым ботакларын кисәргә кирәк. Бу агачның эчке өлешен яктыртып җибәрә. Бер-берсенә орынып торган, авыру һәм зәгыйфь ботакларны кисәләр, өске өлешләрен кыскарталар. Шуннан соң яшь агачлар яхшырак тармакланачак, ә ябалдашлары оптималь формага киләчәк. Яшь ботакны яхшы үсеш алган бөре яныннан кисеп алалар. Өч һәм дүрт метрлы агачларны көчле үсеш алган ян ботакның өстеннән кисү хәерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев