Марат Гафаров "Бердәм Россия" партиясеннән депутатлыкка кандидат буларак алдан тавыш бирүдә катнаша
Иске Чүпрәле күппрофильле лицей базасында авыл җирлекләренең вәкиллекле органнарына “Бердәм Россия” партиясеннән депутатлыкка кандидатларның сайлаучылар белән очрашуы булды.
Чарада “Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марина Несмелова һәм Иске Чүпрәле авыл җирлегенең 1 номерлы округы буенча депутатлыкка дәгъва итүче кандидатлар: район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров һәм милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Илмас Абдреев катнашты.
Әлеге очрашу агымдагы елның сентябрь аенда сайлауга әзерлек барышы кысаларында үтте. Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 9 сентябрендә –Бердәм сайлаулар көнендә Иске Чүпрәле авыл җирлегенең 1 номерлы округы буенча, шулай ук, Марс, Иске Кәкерле, Матак, Кече Чынлы, Шланга авыл җирлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлавы узачак. Шулай итеп, барлыгы 7 депутат сайланачак.
"Бердәм Россия" партиясе сайлауларны оешкан төстә һәм гадел уздыру өчен төрле чаралар үткәрә. Партия эчендә алдан сайлаулар, ягъни праймериз- шуларның берсе. Әлеге сәяси чара исә, 2018 елның 22 июленә, агымдагы якшәмбе көненә билгеләнгән.
Сайлауларга әзерлек эшләренең барышы турында аның оештыру комиссиясе рәисе Алексей Сарафанов сөйләде.
-Бүгенге көндә “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан үткәрелүче алдан тавыш бирү-праймериз барлык сайлау кампанияләренең башлангыч этабы булып тора. Ул партия Уставының гына нигезен тәшкил итеп калмый, ә халыкның ышанычын яулаган кандидатларга мөнәсәбәтен билгеләргә ярдәм итә,-диде Алексей Сарафанов.
Очрашуда беренче булып Илмас Әбдриев чыгыш ясады Ул сайлаучыларны үзенең хезмәт биографиясе, гаилә хәле белән таныштырды.
Аннары Марат Гафаров сүз алды. Ул үзенең киләчәктә депутат буларак эшчәнлегендәге программасы белән таныштырды. Нигездә, районда үткәрелүче социаль мөһим объектларның төзелешенә, юллар мәсьәләсенә, чиста су белән тәэмин итүнең дәвамлылыгына тукталды. Иң мөһиме, эш урыннары булдыруны максат итүен билгеләде. Моның өчен киләчәктә, районда сөт продукциясен эшкәртү цехы, икмәк пешерү комбинаты булдыру планнары белән уртаклашты.
Марат Гафаров:
-Иске Чүпрәле дип әйткәч, кешеләр күзаллавында төзекләндерелгән, яшәү өчен уңай мөмкинлекләр тудырылган, гүзәл бер авыл җирлеге килергә, ә 1 номерлы Иске Чүпрәле авыл җирлеге ул һәрвакыт беренче булырга тиеш,-диде. - Билгеле боларның һәммәсенә без бергәләп ирешәчәкбез.
Сайлаучылар белән очрашу оешкан төстә үтте. Оештыручылар да, анда катнашучылар да аннан канәгать калды. Сайлаучылар үзләрен кызыксындырган сораулар да бирде. Ә аларның үтәлешен Марат Гафаров шәхси контроленә алды.
Исегезгә төшерәбез, якшәмбе-22 июльдә Иске Чүпрәле авыл җирлегенең 1 номерлы округы буенча һәм Кече Чынлы, Матак, Марс, Иске Кәкерле, шулай ук, Шланга авыл җирлекләреенең вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатларны билгеләү буенча алдан тавыш бирү-праймериз узачак. Сайлау участоклары 8.00-20.00 сәгатькә кадәр эшли. Иске Чүпрәле авыл җирлегендә алдан тавыш бирү район мәдәният йортында үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев