Марат Әхмәтов: «Чүпрәле районында тырыш халык яши»
Район Советының хисап утырышында узган елгы эшкә йомгак ясалды, агымдагысына планнар билгеләнде
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин катнашты.
Хисап сессиясе район мәдәният йортында узды. Рәсми өлеш башланганчы кунаклар район казанышлары күргәзмәсе белән таныштылар. Фойеда үз продукциясен җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, предприятиеләр, муниципаль учреждениеләр, туган якны өйрәнү музее, шулай ук «Ак калфак» татар хатын-кызлары берлегенең җирле бүлеге тәкъдим итте. Аерым экспозиция районның махсус хәрби операция зонасында сугышчыларга күрсәткән ярдәменә багышланган иде, волонтерлар маскировка челтәрләрен, окоп шәмнәрен һәм башка эшләнмәләрне тәкъдим иттеләр.
Район башлыгы Марат Гафаров 2025 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар турында чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә тормыш өчен мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә теләктәшлек белдергәннәре өчен рәхмәт әйтте.
Район башлыгы әйтүенчә, 2025 елда тулай территориаль продукт (ТТП) ел йомгаклары буенча 11,8 млрд сумга җиткән, бу 2024 ел дәрәҗәсенә карата –10% үсеш. Җитештергән товарлар күләме 12% ка арткан һәм 4,8 млрд сумны тәшкил иткән. Район икътисадына 2,1 млрд сум инвестиция җәлеп ителгән.
Чүпрәле районы агросәнәгать комплексындагы эш йомгаклары буенча республикада 11 нче урынны били. Елның төп казанышы – ашлыкның рекордлы тулаем җыемы –149 мең тонна, бу алдагы ел белән чагыштырганда 37% ка күбрәк. Уңдырышлылык гектардан 44 центнер тәшкил иткән.
–Район икътисадының төп тармагын авыл хуҗалыгы алып тора. Үткән ел игенчелектә уңдырышлылык буенча «Цильна» (62,3 ц/га) һәм «Чүпрәле Рассвет-Агро» (68,6 ц/га) хуҗалыклары алдынгылар рәтендә булды. Шикәр чөгендереннән дә яхшы уңыш җыелды – 66,7 мең тонна. Районда майлы культуралар үстерү (рапс, соя, көнбагыш) юнәлеше актив үсеш ала, бүгенге көндә алар чәчүлек җирләренең 31%ын алып тора. Терлекчелектә дә уңай динамика күзәтелә. Сөт җитештерү 5% ка артып, 25,1 мең тоннага җиткән. Бер сыердан 9073 кг сөт савылган – бу республикадагы уртача күрсәткечтән югарырак,-дип ассызыклады район башлыгы.
Марат Ринат улы крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар эшчәнлегенә дә тукталды, сәнәгать паркындагы резидентлар эшен дә яктыртты докладында.
Райондагы иң кискен проблемаларны, кадрлар җитмәүне әйтте. Бүгенге көндә районда авыл хуҗалыгы тармагына да, мәгарифкә дә төрле юнәлешләр буенча төрле вакансияләр бар. биредә Марат Ринат улы югары уку йортларында укыганнан соң белгечләрне районга кайтаруның мөһимлеген билгеләп үтте.
Докладта төзелеш йомгаклары, халыкны сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү, мәгариф һәм сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәсендәге уңышлар һәм хәл ителергә тиешле бурычлар яңгырады.
Марат Гафаров махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын намус белән үтәгән якташларыбызның батырлыгын да сөйләде, аларга күрсәтелгән ярдәмнәргә, иганәчелеккә тукталды, әлеге изге эштән читтә калмаган һәркемгә олы рәхмәтләрен җиткерде.
Чыгышы азагында Марат Гафаров 2026 елга бурычларны атады: инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру, яңа эш урыннары булдыру; авылда эшмәкәрлекне һәм кече хуҗалыкларны үстерү; барлык тармакларга яшь белгечләрне җәлеп итү; демографик вәзгыятьне яхшырту, гомумән, халкыбызның тормыш сыйфатын яхшырту.
Сессиядә шулай ук, район Советы депутаты, «Цильна» җәмгыятенең баш агрономы Рәис Рәимов һәм Матак авыл җирлеге Владимир Шумилов чыгышлары тыңланды.
Утырышка йомгак ясап, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов район эшенә бәя бирде. Ул билгеләп үткәнчә, Чүпрәле районы хезмәт сөючәнлекнең махсус «генетик код»ына таянып, үз хезмәте белән көн күрә. Районда 20ләп Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт герое туган, аларның батырлыкларын махсус хәрби операциядә катнашучылар дәвам итә.
«Уңай күрсәткечләр күп, район инвестицияләр буенча аерылып тора. Авыл хуҗалыгында перспектива бар: 150 мең тонна ашлык – бу рекордлы күрсәткеч. Инвесторлар килү белән, шулай ук, “Цильна” җәмгыяте кебек алдынгы хуҗалыгы булган район майлы культураларга игътибар биреп, амбициоз бурычлар куярга тиеш», - дип искәртте Марат Әхмәтов.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары халыкны саклау, һәр гаиләгә игътибар игътибар күрсәтүне төп бурыч дип атады, районга уңышлы ел теләде.
«Биредә хезмәт сөючән, тырыш халык яши. Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!» - дип сүзен төгәлләде сүзен Марат Әхмәтов.
Утырыш соңында бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев