Май аенда ничек ял итәбез
Агымдагы май бәйрәмнәре соңгы сигез елда иң кыскасы булачак.
Быел май бәйрәмнәре Яңа ел каникулларыннан ял көннәре күчерелмәү сәбәпле кимеде. Нәтиҗәдә, россиялеләр ике тапкыр өчәр көн ял итәчәк.
Бәйрәмнәрнең беренче өлеше 1 майдан 3 майга – җомгадан якшәмбегә кадәр, ә икенчесе 9 майдан 11 майга - шимбәдән дүшәмбегә кадәр дәвам итә, чөнки ял көне дүшәмбегә күчерелгән.
Гомумән алганда, май аенда атнасына биш көн эшләүче хезмәткәрләр өчен 19 эш көне һәм 12 ял көне каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев