Май аенда бакча эшләре
Без язның бу аен бигрәк тә сөенеп каршы алабыз
Мүлчәләү һәм ашламалау
*Бакчадагы туфракны гел йомшартып, чүп үләннәреннән арындырып торыгыз, аларга орлыкланырга юл куймагыз.
*Куаклар, җимеш агачлары, күпьеллык чәчәкләрнең төпләрен мүлчәләргә кирәк. Моны яңа компост, черемә, яхшы бакча туфрагы белән эшләргә мөмкин. Мүлчә туфрак составын яхшырта һәм яхшы ашлама булып тора, анда үсемлекләргә кирәкле барлык матдәләр дә диярлек бар.
*Май аенда төрле корткычлар һәм бакчада очрый торган чирләргә каршы көрәш алып бару мөһим. Җимеш агачлары һәм куакларын химик препаратлар белән соңгы чиктә генә эшкәртергә киңәш ителә. Агачлар чәчәк аткан вакытта, бал кортларын харап итмәү өчен, агулы химикатларны кулланмагыз.
*Тәҗрибәле бакчачылар зарарсызландырыр өчен ылыслылар, тузганак, тырнакгөл, сарымсак, горчис һәм башка төнәтмәләрне файдалана.
Май аенда кырау төшүләр булып кына тора, шуңа да һава шартларының үзгәрүен күзәтеп торырга кирәк. Мәсәлән, кырау төшәсе булса, төтен учаклары ягарга мөмкин, бу җимеш агачларының чәчәкләрен суыктан саклаячак. Төтәсләүне бакча җиләге түтәлләрендә дә башкарырга киңәш ителә, ни өчен дигәндә, язгы кыраулардан иң беренче чәчәкләр зыян күрә, ә алар – иң иртә һәм эре уңыш бирүчеләр. Әгәр кичләр салкын тора икән, бакча җиләге түтәлләрен тыгыз кәгазь яки гәзитләр белән ябарга киңәш ителә.
Суганлылар
Язын суганчалы чәчәкләр иң тәүге чәчәкләр белән куандыра. Умырзаялар, крокуслар, нарцисс һәм лаләләр, декоратив суган – барсының да чәчәкләре бакчага нур өстиләр. Ләкин шуны онытырга ярамый: алар чәчәк атып беткәннән соң яфраклары табигый юл белән корырга тиеш. Шундый бакчаны ямьсезрәк күрсәтә торган урыннарны бу чорда яңа компост белән мүлчәләргә кирәк ди тәҗрибәле бакчачылар.
Күпьеллыклар
Иртә чәчәк атучы күпьеллыклар – примула, медуница, бадан– беренче чәчәкләрне алыштырып, бакчаларыбызны ямьли. Алардан соң чиратта – аквилегия, песи гөлләре, барвинка һ.б. Аларның берсе дә бакчачыдан артык күп игътибар сорамый: гадәти язгы эшкәртү үткәрсәң – шуңа риза. Тик вакытында чәчәк атып беткән сабакларын һәм саргайган яфракларын гына кискәләп торыгыз.
Сәламәтлек
Әгәр дә сез роза куакларында яки җимеш агачларында гөмбәчек авыруы билгеләрен күрәсез икән (яфракларда һәм сабакларында тутык таплары яки кара нокталар, яисә корып барган ботаклар), махсус биологик контроль үткән препаратлар белән берничә тапкыр эшкәртегез.
Күпләр бакчага зур зыян салырга сәләтле әкәм-төкәмнәрдән зарлана. Алар да язын уяналар һәм дымлы көннәрдә үзләрен бакчада аеруча яхшы хис итәләр. Котылу юлы: әкәм-төкәмнәр яраткан урыннарга иске плитка куярга киңәш ителә. Менә шулар астына кереп тулачаклар һәм аларны җыеп алып юк итәсе генә кала.
Лилия культураларына лилейник коңгызлары зыян салмаганмы икәнен гел тикшереп торыгыз. Зыянлаган лилейникларны шунда ук юк итәргә киңәш ителә. Бу максатка һәрчак натураль, экологик яктан зыянсыз көрәш чаралары кулланырга тырышыгыз.
Әгәр дә май ае коры торса, яшелчә культураларын, туфрак җилләгән саен, бу айда берничә тапкыр сугарырга туры килә, бигрәк тә кәбестә, кишер, чөгендер һ.б. культуралар сугаруга таләпчән. Әгәр дә бакча җиләге кишәрлекләрендә корып коелган бутоннар күрсәгез (аларны кура, бакча җиләге коңгызлары зарарлаган), җыеп алып яндырыгыз яисә кайнар суга салыгыз.
Сынамышлар
Әби-бабайларыбыз орлыкны туфрак җылынгач кына җир куенына иңдергәннәр. Салкын туфракта аларга “салкын тия”, авыруга бирешәләр дип фаразлана. Шуңа күрә бу эш һава торышына бәйле.
Яшелчә культураларын якынча халык сынамышларына нигезләнеп утырталар:
*Чаганнарда алкалар күренгәч тә, чөгендер утыртыла;
*Усак чәчәк атуга – кишер чәчәр вакыт җитә;
*Каеннарда яфраклар күренүгә – бәрәңге чәчелә.
Үсентеләр нык булсын өчен
Бик яшь помидор (борыч, баклажан) үсентеләрне ашлау киңәш ителми
Көл төнәтмәсе – калий һәм фосфор чыганагы
1 стакан агач көленә 2 литр кайнар су коеп, бер тәүлек төнәтергә. Шуны 10 литр булганчы су белән кушып болгатырга һәм һәр үсенте төбенә 100 мл сибәргә. Файдасы: сабакларын ныгыта, тамыр системасын яхшырта, авырулардан саклый.
Чүпрәле тукландыру – сузаймыйча актив үсеш бирә
Ун литр җылы суга 10 гр коры чүпрә + 1 а.к. шикәр комы салып, 2-3 сәгать төнәтергә һәм һәр үсенте төбенә 50-100 гр сибәргә. Файдасы: тамыр үсешен стимуллаштыра, үсемлекне ныгыта.
Йодлы катнашма – фитофторозны кисәтә
Өч литр суга 3 тамчы йод кушып болгатырга. Үсемлекләрне ике атнага бер тапкыр пулевизатор ярдәмендә коендырырга. Файдасы: гөмбәчекле авырулардан саклый, үсешен тизләтә.
Суган кабыгы төнәтмәсе – корткычлардан саклый
1 стакан суган кабыгына 2 л кайнар су коярга һәм бер тәүлек төнәтергә. Үсентеләрне ун көнгә бер коендырырга. Файдасы: корткычлар барлыкка килүне булдырмый, үсемлекләрнең иммунитетын ныгыта.
Нашатырь спирты – үстерү өчен азот
10 л суга 1 а.к. кушып болгатырга һәм һәр үсенте тамыр төбенә 50-100 мл сибәргә. Файдасы: артык сузаеп китүгә юл куймыйча үсешен активлаштыра, азотка тукландыра.
Суган утырту серләре
Орлык суганның уртача зурлыктагысын (диаметры 14–21 мм) сайласагыз оттырмассыз
Суганны туфрак өлгереп, бераз җилләгәч, май башында утырталар. Иртә утырткан очракта, салкын тиеп, "мулла"ланырга — көпшә җибәрергә мөмкин.
Орлык суганның уртача зурлыктагысын (диаметры 14–21 мм) сайласагыз оттырмассыз.
Аны гел бер урынга утыртмагыз. Суганны алдагы елны помидор, кәбестә, борчак, ташкабак үскән түтәлләргә утырту яхшы.
Утыртканчы, суганның башларын кисеп чыксагыз (тамырын түгел!), ул тизрәк тишеләчәк.
Утыртыр алдыннан, суганны бераз тоз һәм марганцовка салынган суда 2–3 сәгать тотып алыгыз. Аннары чайкап алсагыз да яхшы. Бу аның авыруларга каршы торучанлыгын арттыра.
Кишер орлыгы тизрәк тишелсен өчен
Орлыкларны перекисьта 15-20 минут тотарга һәм чиста су белән юып киптерергә кирәк
Кишер орлыклары, эфир майлары күп булу сәбәпле, авыр тишелә. Шуңа күрә, чәчәр алдыннан, аларны берәр сәгать чәй содасы кушылган кайнар суда тотарга мөмкин. Бер литр суга ярты бал кашыгы сода җитә.
Шулай ук 3%лы перекись водорода куллана аласыз. Орлыкларны перекисьта 15-20 минут тотарга һәм чиста су белән юып киптерергә кирәк.
Бакча җиләгенә чүпрә суы сибегез
Җиләкләр эре һәм татлы булсын өчен тукландырырга онытмагыз
Бакча җиләге ап-ак чәчәктә утырганда фунгицидлар, инсектицидлар кулланырга, аларны химик ашламалар белән тукландырырга ярамавын барысы да яхшы белә. Барлык яклап та файдалы, экологик чиста уңыш алу өчен химик ашламалардан баш тартып, кул астындагы зарарсыз, гадәти әйберләрне кулланырга була.
Мәсәлән, бакча җиләген икмәктән киптерелгән сохари һәм чүпрә суы белән тукландыру бик килешә. Моның өчен кайбер бакчачылар калган икмәк кисәкләрен күпләп киптерә. Алдан алып куйган чүпрәне туңдыргычта саклыйлар.
Җиләкләрне тукландыру өчен икмәк куасын болай әзерлиләр: бер чиләк суга (10 литр) 2 килограмм чамасы сохари салып, 3-4 көнгә җылы урынга әчетергә куялар. Әзер куасны яхшылап бутагач, сөзмичә генә һәр 10 литр чиста суга яртышар литр кушалар. Әзер ашламаны һәр төпкә яртышар литр чамасы сибәләр.
Икенче төрле ашлама әзерләү өчен ярты килограмм прессланган чүпрәне 10 литр җылымса суда болгата-болгата эретәбез. Һәр 10 литр чиста суга яртышар литр эремәне кушып, җиләк төпләренә сибеп чыгабыз. Бакча җиләген мондый ашлама белән өч тапкыр тукландырырга кирәк.
Беренче тапкыр тукландыру эшләрен яз көне, корыган җиләк яфракларын чистартканнан соң башкаралар. Җир коры булса, ашлама белән тукландыру алдыннан су сибәргә кирәк.
Икенче тапкыр тукландырганда икмәктән ясалган куасны куллану яхшы нәтиҗә бирәчәк. Бу эшне җиләкләр чәчәккә йомарлана башлагач та яисә чәчәк атканда башкаралар.
Өченче тукландыруны җиләкләр пешә башлаганда үткәрәләр. Монда янә чүпрә эремәсе кулланырга мөмкин.
Бакча җиләкләрен мондый гадәти ашлама белән тукландыручы бакчачылар бер дә отылмый, киресенчә, мул уңыш алып сөенәләр. Җиләк яфраклары — куе яшел төстә, ә җиләкләре эре һәм баллы була.
Помидорны ничек тизрәк өлгертергә?
Помидор сабагына җирдән 3 см биеклектә бакыр чыбык кертегез. Бу файдалы матдәләрнең тамырга китүен киметә. Нәтиҗәдә помидорлар тизрәк өлгерә, баллырак та була.
Август ничек кенә кызу булса да, төннәр салкыная бара. Ә помидор — җылы ярата торган үсемлек. Шуңа төнгә тукылмаган материал белән капласагыз, ул тизрәк кызарачак, гөмбәле чирләргә дә бирешмәячәк.
Помидорның артык яфракларын өзегез, помидорларын кояшка таба борыгыз. Кызара, саргая башлаган помидорларны җыеп торыгыз. Үсемлек аларны кызартырга көч сарыф итмәсен, яралган җимшәннәрен үстерергә ашыксын. Кызарырга ашыкмаган эре помидорларның сабак очын теш чистарткыч таякчык белән берничә урыннан 2-3 мм тирәнлектә тишкәләргә мөмкин.
Тишекләр ялгана, ә помидор кызара башлаячак. Помидор сабагына җирдән 3 см биеклектә бакыр чыбык кертегез. Бу файдалы матдәләрнең тамырга китүен киметә. Нәтиҗәдә помидорлар тизрәк өлгерә, баллырак та була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев