Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Кызыклы фактлар

Боларны белү кызыклы.

Чәйнектәге суны кабат җылыту зыянлымы?

Кайбер кешеләр чәйнектә суны кайнаткач түгеп ташлый, янәсе, икенче тапкыр җылыту зыянлы дип саный. Әмма галимнәр бу фикерне кире кага.

Суүткәргеч суында фтор, магний һәм металл эзләре бик аз. Алар шулкадәр аз күләмдә, хәтта кабат-кабат кайнатканнан соң да, куркыныч дәрәҗәгә җитмиләр. Әгәр су башта ук чиста булса, аны берничә тапкыр җылытырга ярый.

Кургашның сәламәтлек өчен куркыныч дозасын алу өчен 20 литр суны 1 стакан калганга кадәр кайнатырга кирәк булыр иде. Ә гадәти өй чәйнегендә мондый хәл мөмкин түгел. Дөрес, суның тәме бераз үзгәрергә мөмкин, бу исә оча торган кушылмаларның парга әйләнүе һәм минералларның составы үзгәрү белән бәйле – ләкин бу сәламәтлек өчен зыянлы түгел, дип белдерә галимнәр.

 

Йомырка пешерү – җиңел эш түгел

Йомырка – иртәнге аштан алып кичке табынга кадәр урын алган универсаль продукт.

Күпләр, йомырка пешерү – дөньяда иң гади эш, дип саный. Әмма бу – беренче карашка гына шулай. Бу гадәти процесста тәмгә, текстурага һәм ризыкның куркынычсызлыгына зур йогынты ясаучы күп кенә нечкәлекләр бар.

Иң киң таралган киңәшләрнең берсе – йомырканы, пешеп беткәч, шунда ук салкын суга салу. Әмма бу киңәш һәрвакытта да дөрес түгел.

Йомырка пешерү – катлаулы термодинамик реакция. Йомырка агы 62-65°C та тыгызлана башлый, ә сарысы – 70°C та. Безнең бурыч – шушы тигезлекне табу: йомырканы җитәрлек дәрәҗәдә пешерергә, куркынычсызлыкны тәэмин итәргә, ләкин артык пешереп, текстурасын бозмаска.

Кайнар су йомырканың эчендәге сыек массаны каты массага әйләндерә. Әмма бу процессның икенче мөһим өлеше – суыту.

Йомырка кабыгы астында бик нечкә саклагыч катлам бар, ул бактерияләр үтеп керүгә киртә булып тора. Кискен суыту бу катламны какшата, нәтиҗәдә йомырка тизрәк бозыла һәм инфекцияләргә дучар була.

Пешкән йомырканы акрынлап суытырга кирәк. Моның өчен 5-10 минут кайнар су эчендә калдырыгыз. Аннары йомырканы гади салкын суга салыгыз, әмма бик салкын су кулланмагыз.  Шулай итеп, йомырканың тәме дә, файдасы да сакланачак.

 

Попугайларның  сөйләшү сере

Попугайлар чынлыкта күп кенә канатлы кошлардан акыллырак, ә кеше сөйләмен имитацияләү сәләте баш миенең төзелеше үзенчәлекләре белән бәйле.

Галимнәр ачыклаганча, сайрар кошлар һәм попугайларның баш миендә «өйрәнү үзәкләре» бар. Попугайлар – социаль кошлар, алар төрле авазлар һәм ишарәләр ярдәмендә үзара аралаша. Өйдә яши торган попугайлар кешеләрне дә «үз иптәшләре» итеп кабул итә, алар белән аралашырга маташа, шуңа күрә әйләнә-тирәдәгеләр реакция бирә торган авазларны кабатлыйлар. Ләкин барлык попугайлар да сөйләшми. Кайберләре имитациягә сәләтле түгел, башкалары сөйләм белән кызыксынмый. Сөйләшү попугайның төренә, яшенә, шәхси үзенчәлекләренә дә бәйле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев