Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен чүпрәлеләрне бүләкләделәр
Бүләкләрне район башлыгы Марат Гафаров тапшырды.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында җирле үзидарә үсешенә зур өлеш керткәне өчен район Советы Аппаратының Оештыру бүлеге җитәкчесе Радик Әмирҗан улы Баһаутдинов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен, шулай ук, 65 яше тулу уңаеннан Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Буа һәм Чүпрәле районнары буенча бүлеге начальнигы урынбасары Илһам Заир улы Закиров Чүпрәле районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев