Көзге чакырылышта Чүпрәленең беренче төркем егетләре армиягә китте
Районыбызның тугыз егете армия хезмәтен үтү урыннарына бару өчен республиканың җыелма пунктына юл тотты.
Аларны озату тантанасы, традиция буенча, Петр Дементьев исемендәге парктта узды. Булачак хәрбиләрне озатырга әти-әниләре, якыннары, дуслары, район җитәкчелеге килгән иде.
Егетләргә район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов үгет-нәсыйхәт сүзләрен әйтеп, әти-әниләрен сөендерерлек итеп хезмәт итүләрен, исән-имин туган нигезләренә әйләнеп кайтуларын теләде.
Авыл җирлекләре башлыклары исеменнән Рамиль Низамов та егетләргә Ватан алдындагы бурычны намус белән үтәүләрен теләп, киңәш-теләкләрен җиткерде.
Үз чиратында хәрби хезмәткә алынучы егетләр дә армиянең һәр ир-ат тормышындагы мөһим роль билгеләвен, хәрби хезмәт егетләрне төрле яктан чыныктыруын, ихтыяр көчен ныгытуын, армиягә баруның мөһимлеген ассызыкладылар.
Марат Хасиятуллов, Яңа Кәкерле авылы:
—Урта мәктәпне тәмамлап, белгечлек алдым, хәзер менә армия вакыты җитте. Әлеге чорны да лаеклы үтәрбез дип ышанам. Ир-егет үз тормышында узарга тиешле мөһим «мәктәп» ул. Бабайлар, әтиләр ил сагында булган, без дә аларның юлын дәвам итәргә тиешбез, дип уйлыйм.
—Армиягә яраклы егет үстерү — әти- әни һәм авылдашлар өчен чиксез горурлык. Җирлегебездән армиягә китүче егетләргә без бары тик ак юллар, әти-әниләренә күркәм сабырлык, саулык — сәламәтлек телибез,-диде Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Роберт Дружков.
Беренче төркем белән Яңа Элмәле авылыннан берьюлы өч егет: Анатолий Изендеев, Артем Макаров, Алексей Николаев, Яңа Убидан икәүләп: Вадим Трофимов, Вячеслав Ярзуткин, Борындыктан Адель Алимов, Зур Чынлыдан Ильяс Мушаров, Иске Чүпрәледән Евгений Николаев, Яңа Кәкерледән Марат Хасиятуллов киттеләр.
Хезмәт итү вакыты 1 елны тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев