Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Кош-корт сатып алудан тыелып тору хәерле

​​​​​​​Тавык-чебеш, каз-үрдәк асраучылар өчен начар хәбәр: Чувашия Республикасының Батыр, Яльчик, Цивиль районнарында  кош гриппы вирусы табылган.

 Ульяновск һәм Самара өлкәләре дә кош гриппы буенча имин түгел. Шуңа күрә район Башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә узган атнада ук инде районда кош-корт һәм аннан җитештерелгән продукция белән сату итү тыелды.

Кош гриппы вирусы ачыкланган төбәкләрнең районыбызга күрше һәм бик якын урнашкан булуы һәркемгә мәгълүм. Моннын чыгып та безгә аеруча уяу булырга, саклык чараларын көчәйтергә кирәк. Шушы көннәрдә генә Чүпрәле районы Башкарма комитетының утырышлар залында Чүпрәле, Буа районнары авыл башлыклары катнашында Татарстан Республикасы баш ветеринария идарәсенең күчмә утырышы булды. Белгечләр бу араларда кош-корт сатып алудан тыелып торырга куша. Хуҗалыгыңдагы барлык төр кошны юк итүгә барып җиткәнче, әлеге афәт узганны көтү хәерлерәк, диләр алар. Киңәшмәдә кош гриппыннан саклануның төп кагыйдәләре дә кабат искә алынды. Йорт кошларының киек кошлар, бигрәк тә суда йөзүчеләр белән бергә йөрүләренә юл куярга ярамый. Әгәр хуҗалыгыгыздагы кошлар күпләп үлә башласа, я булмаса кош-корт сатучыларга юлыксагыз, бу хакта кичекмәстән ветеринария берләшмәсенә, я булмаса полициягә хәбәр итегез. Белгечләр, шулай ук, әлеге инфекцияле авыру турында белеп тә хәбәр итмәгән очракта, җинаять җаваплылыгы каралуын да искәртте.

Кош гриппының никадәр куркыныч чир булуы хакында газетада күп тапкырлар яздык.  Узган елның маенда Лаеш районындагы кошчылык фермасында кош гриппы табылгач, андагы миллионлап тавык юк ителгән иде. Мондый хәвефле хәлгә юл куймас өчен ветеринария белгечләре искәрткән саклык кагыйдәләрен истә  тотыйк һәм тайпылышсыз үтик!

Ветеринария берләшмәсенең тел.номеры: 2-24-77, 2-25-77.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев