Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Кече Чынлы авылы китапханәсендә “Бер очрашу- үзе бер гомер” дип исемләнгән кичә үтте

Кичә онытылмаслык сөенечле мизгелләргә бай булды.

Бу шигъри һәм мәгънәле атама бик күптәннән безнең йөрәкләребездә саклап килгән хисләргә тиңләшә. Чөнки кичәбез берничә буынны, бик күп елларны, үзе белән үстергән, безнең китапханәбезнең тарихын баеткан кадерле кешеләрне берләштерде.Бу кичәдә  мәдәният өлкәсендә эшләп киткән, мәдәни мирасыбызны саклаучы, аны киләчәк буыннарга тапшыручы Гөлира апа Мәхмүтова катнашты. Бүгенге көндә ул Югары Ослан районының матур Бакчасарай бистәсендә яши, ләкин күңеле әле дә безнең китапханәбезгә бәйле һәм бу бик сөендерә. Аның  китапханәдә эшләгән 1971-1981 елларда күрсәткән тырышлыгы, кешеләргә булган игътибары, һәр китапка булган хөрмәте безгә дә үрнәк булып калды. Шулай ук,  мәдәният йорты мөдире булып эшләүче  Иршат абый мөдәррисов та кичәбезнең хөрмәтле кунагы булды. Әлеге шәхесләр авылыбыз китапханәсен тарихында үз ээзләрен салган шәхесләр.

Кичә безнең өчен генә түгел, ә китапханәбезнең барлык хезмәткәрләре, күпсанлы укучылары өчен дә онытылмаслык сөенечле мизгелләргә бай булды. Гөлира апа белән Иршат абыйның тормыш юллары, аларның китапханәгә һәм мәдәнияткә керткән өлешләре турындагы хикәяләре безне рухландырды, киләчәккә яңа көч, яңа яшәү ямен бирде.

Кече Чынлы авыл китапханәчесе Лилия Мөхтәрова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев