Казанда язгы ярминкәләр башланды
Казанның Киров районындагы ярминкәдә беренчеләрдән булып, чүпрәлеләр дә катнашты
Язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 26 апрельгә кадәр узачак, барлыгы 7 ярминкә атнасы оештырылачак.
Һәр шимбә язгы ярминкәләр Казанның 14 мәйданчыгында эшли. Чүпрәле авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре традиция буенча, Киров районының Батыршин урамы киселешендә сату итә.
14 мартта старт алган ярминкәдә беренчеләрдән булып, чүпрәлеләр дә катнашты. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык –төлек идарәсе җитәкчесе Тәлгать Халитов белдерүенчә, шәһәр халкына ит, йомырка, сөт һәм сөт продуктлары, шикәр, көнбагыш мае, он, кондитер әйберләре, яшелчә, җиләк-җимешләр тәкъдим ителгән.
–Шәһәр халкыннан бары тик җылы сүзләр генә ишетәбез, продукциябездән бик канәгать булалар. Ярминкәләрне оештыруда үзләреннән зур өлеш керткән авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, эшмәкәрләргә, мәктәпләргә, үзмәшгульләргә бик зур рәхмәт,-ди җитәкче.
Ярминкәдә күркәм гадәт буенча бәйрәм рухы һәм кәеф күтәренкелеге тудыручы район мәдәниятчеләрнең дә өлеше бик зур. Алар казанлыларга концерт номерлары әзерләп баралар, мәктәпләр исә кайнар коймак һәм чәйләр белән сыйлыйлар.
Ярминкә мәйданында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре беркетелгән, алар продукциягә тәкъдим ителгән бәяләрнең үтәлешен тикшерә. Ветеринария хезмәте һәм Россельхознадзор белгечләре алып килгән продукциянең сыйфатын контрольдә тота. Чүпрәлеләр сату иткән мәйданчыкта шимбә көнне исә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров булды.
Чүпрәлеләр катнашындагы чираттагы язгы ярминкә 28 мартта узачак.
САН
Былтыр Казан шәһәрендәге ярминкәләрдә чүпрәлеләр тырышлыгы белән 97 тонна бәрәңге, 44 тоннадан артык яшелчә, 18 тонна алма, 22 тонна сыер ите, 65 тонна ашлык, 15 тонна сөт һәм башка төр продукцияләр тәкъдим ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев