Казан полигоннарында әзерлек үтүче Чүпрәле солдатлары белән очрашу булды
Гуманитар ярдәм тапшырылды.
Юл кешесе юлда булсын, дип төшке аштан соң ук юлга кузгалдык. Украина территориясендәге махсус хәрби операциядә катнашу өчен Казан полигоннарында әзерлек үтүче солдатларыбызга гуманитар ярдәм төягән кечкенә автобус авылларны бер – бер артта калдырып башкалага җилдертте. Машина йөртүчебез Дамир Җәмалетдинов та зур стажлы егет булып чыкты. Рульне нык тота, бозлы юлда да чайкатмый. 42 елдан бирле шушы хезмәтне башкара. Район мәдәният бүлегендә бертоташ 40 ел эшли икән. Районнан чыгарга да өлгермәдек, “бик ашыгып килмәгез” дигән хәбәр алдык. Өлешчә мобилизацияләнгән солдатларыбыз көне буе полигонда хәрби кораллардан ату буенча өйрәнүләр узалар, алар белән күрешү дә кичке алтынчы яртылар тирәсендә генә мөмкин булачагын әйттеләр. Бүгенге көндә 42 якташыбыз бер ай дәвамында үзләренең хәрби күнекмәләрен шунда камилләштерә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов җитәкләгән делегацияне солдатларыбыз җылы каршы алды. Шатлыклы күрешүнең чиге юк. Алар шунда ук райондагы хәлләр турында сораулар яудыра башлады. Айрат Фиркатович берәүне дә җавапсыз калдырмады. Пограничниклар оешмасы председателе Альберт Сулеймановның да ялкынлы чыгышы солдатларның рухын күтәреп җибәрде. Сүз уңаенда ул “Ярдәм янәшәдә” акциясе кысаларында гуманитар ярдәмне әзерләүдә катнашучыларга да рәхмәт әйтте. Татар Шатрашаны авылыннан пограничник Вильсур Алимбиковның Дилә һәм Ләйлә исемле кызлары да әлеге акциядән читтә кала алмаган. Өч мең сум акча биргәннәр.
-Безнең Чүпрәле халкы бердәм булуы белән һәрчак аерылып тора. Россия Президенты Указы нигезендә илебездә өлешчә мобилизация игълан ителгәч тә, районда яшәүчеләр якташ сугышчыларга ярдәм итәргә әзер булуларын әйттеләр. Хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалар, эшмәкәрләр, пенсионерлар, волонтерлар – кайсысы әйберләтә, кайсысы акчалата ярдәм күрсәтә. Бердәмлек авырлык килгәндә сынала. Гуманитар ярдәмне берничә мәртәбә китердек инде. Монысына пограничниклар оешмасы да кушылды. Рәхмәт аларга. Район башлыгы Марат Ринатович та әлеге мәрхәмәтле акциядә катнашучыларга ихлас рәхмәтләрен әйтә. Солдатларыбызның һәркайсы безгә якыннан таныш, барысы да бик әйбәт тәртипле егетләр, исән – сау әйләнеп кайтуларын телим, - ди Айрат Фиркатович. Очрашу барышында ашханә эше белән дә таныштык. Пешекчеләр бик оста күренә, тамак төбен кытыклап кәстрүлләрдән тәмле аш исе аңкый. Солдатлар да зарланмый.
“Өйрәнеп киләбез инде, без бит барыбыз да хәрби тормышны күргән кешеләр. Полигонда тактик өйрәнүләрне бик оста инструкторлар, офицерлар үткәрә, төрле кораллардан атабыз, саклык чараларын, беренче ярдәм күрсәтү ысулларын да үзләштерәбез. Биредә яшәү шартлары бик яхшы, тәмле итеп ашаталар. Якын кешеләребез белән даими аралашып торабыз. Полигоннан караңгы төшкәч кенә казармага кайтып җитәбез. Менә шулай бер ай вакыт үтеп тә китте”, - дип сөйлиләр алар. Районга кайту юлына чыгар алдыннан “кабат күрешүләр насыйп булсын!” дип кочаклашып аерылыштык. Амин, шулай булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев