«Казан-Чүпрәле-Казан» автобус маршрутын яңарту эше каралды
Карарның үтәлешенә Чүпрәле районы прокуратурасы контрольлек итә.
2025 елның 27 октябрендә Казан шәһәре Совет районы судында «Казан-Чүпрәле-Казан» автобус маршрутын яңарту эше каралды.
Исегезгә төшерәбез, район халкының күпсанлы мөрәҗәгатьләре нигезендә Чүпрәле районы прокуратурасы тарафыннан пассажирлар йөртүне оештыру өлкәсендә тикшерү уздырылды. Нәтиҗәдә, «Казан —Чүпрәле—Казан» маршрутының булмавы һәм гражданнарның җәмәгать транспортыннан файдалану хокукының бозылуы ачыкланды.
Суд барышында белдерелгән таләпләр өлешчә канәгатьләндерелгән һәм Татарстан Республикасы Транспорт министрлыгына әлеге маршрутны оештыру йөкләнелгән.
Карарның үтәлешенә Чүпрәле районы прокуратурасы контрольлек итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев