Диния Нәзарәтенең хисап җыелышында чүпрәлеләр Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде
2025нче елда Татарстан мөфтияте (шул исәптән мөхтәсибәтләр дә) махсус хәрби операциянең алгы сызыгына 55тән артык гуманитар йөк җибәргән.
Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 28нче көнендә (19нчы ноябрьдә), Казанда ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте тарафыннан игълан ителгән “Каһарманнар елы”, шулай ук Россиядә һәм Татарстанда билгеләп үтелүче Ватанны саклаучылар елы кысаларында алып барылган эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган тантаналы Хисап җыелышы узды.
Бу уңайдан әлеге чарага республиканың барлык почмакларыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар, имам-мөхтәсибләр, сугышчыларга һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәтүдә актив катнашкан имамнар һәм волонтерлар җыелды. Тантана Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә оештырылды.
2025нче елда Татарстан мөфтияте (шул исәптән мөхтәсибәтләр дә) махсус хәрби операциянең алгы сызыгына 55тән артык гуманитар йөк җибәргән. Махсус хәрби операция башланганнан бирле аларның саның – 100дән артык.
2025нче елда алгы сызыктагы солдатларга җибәрелгән гуманитар йөк арасында иң әһәмиятлесе булып УАЗ (буханка) машинасы нигезендә җиһазландырылган 3 мобиль мәчет тора. Моннан тыш, фронтка 6 автомобиль һәм 5 мотоцикл җибәрелгән. МХОТатарстан Диния Нәзарәтеннән барлыгы 15 машина һәм 9 мотоцикл тапшырылган. Каһарманнарга булышу белән беррәттән, Нәзарәт шулай ук тылда аларның гаиләләренә дә ярдәм күрсәтә.
Тантаналы чара барышында махсус хәрби операция сугышчыларына, шулай ук аларга гамәли яктан ярдәм итүче имамнарга һәм волонтерларга хөрмәт күрсәтелде. Иң актив катнашучыларга бүләкләр – Татарстанның сугыш хәрәкәте ветераннары берләшмәсеннән “Фронтка ярдәм өчен” медальләре һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән рәхмәт хатлары тапшырылды.
Алар арасында Дилүзә ханым Азизова, Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, мөхтәсибәтнең оештыру бүлеге җитәкчесе Фәргать Нәүметов, Түбән Каракитә авылыннан хәрби-якташыбызның әтисе Шәүкәт Әймәтов та бар иде. Райондашларыбыз махсус хәрби операция сугышчыларына гамәли яктан ярдәм иткәннәре өчен Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев