Изге айда рухи бердәмлек: Чүпрәледә районкүләм ифтар узды
Иртәгә, 30 мартта Ураза бәйрәме билгеләп үтелә.
Чүпрәле районында традицион ифтар узды, анда 100гә якын кеше җыелды. Чара район башлыгы Марат Гафаров, җирле мөхтәсибәт, хәйриячеләр Айрат Усманов, Ильмир Мәхмүтов, Ринат Санатуллов һәм Илнур Исхаковның теләктәшлеге белән оештырылды.
Бәйрәм район халкын гына түгел, мәртәбәле кунакларны да берләштерде. Алар арасында-Татарстан Республикасы мөфтиенең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәлалетдинов, Ульяновск шәһәреннән район администрациясе башлыгы Наил Юмакулов, шулай ук ЧувашияРеспубликасы Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов бар иде.
Моннан тыш, ифтарга имам-хатыйблар, җитәкчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, мәчетләр каршындагы дини дәресләр бирүче мөгаллимәләр, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре килде.
Кояш баегач, Мансур хәзрәт Җәләлетдинов җитәкчелегендә күмәк намаз укылды. Табын артында ухи лидерлар барысын да изге Рамазан ае җитү белән котладылар, ураза тотуның, хәйриячелекнең һәм конфессияара бердәмлекнең мөһимлеген ассызыкладылар.
Район башлыгы Марат Гафаров билгеләп үткәнчә, мондый чаралар халыкның ышанычын гына түгел, бердәмлеген дә ныгыта:
— Мәшгульлек шартларында да рухи кыйммәтләрне онытырга ярамый. Дин әһелләренең район тормышында актив катнашуларын, яшьләрне традицион дини кыйммәтләр нигезендә тәрбияләүләрен күрү сөендерә,-диде ул, барысын да якынлашып килүче Ураза бәйрәме белән котлап.
Мансур хәзрәт Җәлалетдинов ифтарларның Татарстанның барлык муниципалитетларында район башлыклары ярдәмендә узуы турында сөйләде:
— Җитәкчеләрнең җәмгыятьнең рухи тормышына игътибарлы булуы шатлыклы күренеш..
Ул шулай ук мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллиннан сәламләү сүзләрен җиткерде һәм Рамазан аенда шәфкатьлелек һәм игелекле гамәлләрнең мөһимлеген искәртте.
Район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов район хакимиятенә, Марат Ринат улы һәм аның командасына, дини чараларны оештыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм тынычлык өчен, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм мохтаҗларга дога кылырга чакырды:
— Аллаһы Тәгалә догаларыбызны кабул итсен, ә иң мөһиме-җир йөзендә татулык һәм тынычлык хөкем сөрсен.
Район ифтары тагын бер кат дини кыйммәтләрнең халыкны берләштерүен, үзара ярдәмләшүнең, мәрхәмәтлелекнең һәм тынычлыкның мөһимлеген искәртеп күрсәтте. Рухи бердәмлек атмосферасында табын артында утыручылар изге айны исән-имин үткәрүнең шатлыгын уртаклаштылар, киләчәктә дә Рамазан айларын каршы алырга насыйп булуын теләп догалар кылдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев