Иске Шәйморза авылында тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары белән очрашу узды
Көн вакыйгасы

Иске Шәйморза авылында тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары белән очрашу узды

Бәйрәм чарасы Иске Шәйморза мәхәллә мәчете, авылда һәм читтә яшүче изге күңелле кешеләр, эшмәкәрләр һәм авыл активистларының матди ярдәме белән әзерләнгән бәйрәм табыны артында узды.

Иске Шәйморза авылы мәдәният йортында  Әхмәтгәрәй Әбдреев исемендәге “Җир һәм кешеләр” музее хезмәткәрләре  авыл советы, мәктәп, мәдәният йорты , китапханә һәм социаль хезмәткәрләр белән берлектә Бөек Җиңүнең 78 еллыгы алдыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм зыян күрүчеләр истәлегенә багышланган чара оештырдылар.

Кичәгә тыл ветераннары , әтиләре Бөек Ватан сугышында ятып калган сугыш чоры балалары чакырылган иде. Чүпрәле башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов чарада катнашып, Җиңү көне белән котлады. Сугыш һәм сугыштан сонгы авыр елларда башкарган фидакарь хезмәтләре  өчен рәхмәт белдерде.

Әлеге бәйрәм чарасы Иске Шәйморза мәхәллә мәчете, авылда һәм читтә яшүче  изге күңелле кешеләр, эшмәкәрләр һәм авыл активистларының матди ярдәме белән әзерләнгән бәйрәм табыны артында узды. 104 кешегә азык-төлек пакетлары таратылды. Балалар кунакларга кызыл чәчкәләр бүләк иттеләр.Чыгышлар концерт номерлары белән үрелеп барды.

Фәридә Җәббарова, “Җир һәм кешеләр” музее директоры:

-Бәйрәмне уздыру һәркемнең уртак хезмәт җимеше булды, аны үткәрүдә күп кешенең өлеше керде. Без, оештыручылар, шул чарага үзләреннән матди һәм гамәли өлеш керткән һәрбер кешегә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Оештыруга теләктәшлек белдергән өчен Чүпрәле районы башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлаловка,  райондагы "Туган якны өйрәнү" музее директоры Гөлназ Зяббаровага, Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мохитовага зур рәхмәт, һәммә ярдәм кулы сузган кешегә саулык, байлык, эшләрегездә һәм тормышыгызда  зурдан-зур уңышлар, күңел тынычлыгы телим. Чараны уздыруда иганәчелек ярдәме күрсәтүчеләр: Искеке Шәйморза мәхәллә мәчете, Гайнуллин Радик Асхат улы-Буа, Мухамметшин Альберт Котдус улы-Казан, Мәсхуть Ахмәтгәрәй улы Абдреев-Казан, Фәрит Ахмәтгәрәй улы Абдреев-Казан, Руслан Наиль улы Алимов -"Агро-вест", Илһамия Дәүләтша кызы Мухитова, Тәлгать Таһир улы Җаббаров, Рамилә Сәет кызы Алиуллина, Гүзәл Рәис кызы Байбулатова, Ләйсән Раиф кызы Мавлютова;  эшмәкәрләр: Илгизәр Изил улы Камалов, Илдус Сәет улы Халитов, Рамил Һарун улы Абдракипов, Рамил Миңнали улы Хакимов, Рамилә Равил кызы Фахрутдинова, Илдар Радик улы Шарафутдинов.  Гаиләләргә бәхет, илгә-көнгә тынычлык бирсен, Раббем, бер Ходаем!


Нет комментариев