Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы Иске Кәкерледә Авыл бәйрәме узды

Иске Кәкерледә нәкъ менә Авыл көне дип аталган олуг чараның соңгысы 2019 елда үткәрелгән булган.

Быел да ул авыл читендәге мәйданда бер урамда уйнап үскән, бер кое суын эчкән, аннары бәхет эзләп, бер үк юллар аша төрле төбәкләргә таралган авылдашларны, сыйныфташларны бер мәйданга җыйды. «ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин һәм Чүпрәле районы башлыгы Марат Ринат улы Гафаров тантананың мәртәбәле кунаклары булдылар.

–Бөек илебезне олылау, кече Ватаннан башлана. Авыл халкын бергә җыеп, очраштыру – авылның яшәешенә игътибарны арттыру, игелекле гамәлләр башкару–изге эш. Димәк, яши туган җир, туган җир онытылмый.  Нәкъ менә шундый бердәмлектә–авыл бәйрәмнәренең аерым кыйммәте чагыла. Авылдашлар бергә җыела, аралаша, күрешә. Киләчәктә дә, игелекле гамәлләр дәвамлы булсын, кече Ватанны олылап, шулай яшәргә язсын,-диде шушы авылда туып-үскән, бүгенге көндә дә авылның иҗтимагый, социаль үсешенә олуг өлешен кертүче якташыбыз Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин.

Марат Ринат улы Гафаров Иске Кәкерленең олуг тарихлы авыл булуын, биредә уңган-булган, тырыш халык яшәвен билгеләп үтте.

–Иске Кәкерле авылы элек-электән үзенең балта, агач осталары белән дан тоткан. Ир-егетләрнең тырышлыгы чит төбәкләрдә эшләп йөрүләре белән дә данлыклы. Шулай ук, авыл көрәшчеләре белән лаеклы горурлана. Иҗади халык яши монда, төрле бәйрәмнәр гөрли, авылның инфраструктурасы елдан-ел яхшыра, яңа объектлар сафка баса, юллар төзелә. Соңгы елларда Иске Кәкерле авылы территориясендә яшь урманга нигез салынуы гына да шушы җирлектә чын-чынлап тырыш халык яшәве турында сөйли. Авыл киләчәккә йөз тотып яшәсен, чәчәк атсын,-диде район башлыгы.

Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фаткуллин да кайткан кунакларга, авылдашларга гореф-гадәтләрне, телне, мәдәниятне саклаудагы өлешләре, төрле яклап ярдәм күрсәткәннәре өчен олы рәхмәтләрен белдерде.

–Бергә, бердәм булп яшик!,-диде ул.

Бу көнне бәйрәм чын Сабантуен хәтерләтте. Бизәлгән, җигелгән атлар мәйан уртасыннан узды, тырыш халык үз бүләкләрен алды. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннарына, шулай ук, бәйрәмне оештырган актив җәмәгатьчелеккә дә Рәхмәт хатлары, бүләкләр бирелде.

Төп мәйданда милли уеннар гөрләде. Көрәш, әлбәттә–бәйрәмнең бизәге булды. Бәйрәм концертын үзенең җыр-моңнары белән якташыбыз, ТР халык артисты ИлСаф бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев