Иске Чүпрәле авылындагы 1нче «Кояшкай» балалар бакчасының түбәсе өлешчә җимерелеп төште
Хәвеф-хәтәр: Балалар бакчасының түбәсе ишелде
Үткән якшәмбе Иске Чүпрәле авылындагы 1нче «Кояшкай» балалар бакчасының түбәсе өлешчә җимерелеп төште. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.
Бинаның түбәсенә 2011 елда капиталь ремонт ясалган, 2024 елда учреждениедә эчке эшләр (бүлмәләрне тышлау, дренаж системасын монтажлау һәм территорияне төзекләндерү) башкарылган иде.
Хәзерге вакытта әлеге вакыйганың сәбәпләре ачыклана. Тикшерү эшләре вакытында балалар бакчасы вакытлыча эшләмәячәк.
Мәктәпкәчә учреждениедә 100дән артык бала тәрбияләнгән. Алар Иске Чүпрәле авылындагы 2нче “Әкият”, Яңа Чүпрәле авылындагы 3нче һәм Иске Элмәле балалар бакчасына йөриячәк. Балаларны автобуста йөртү оештырылачак. Бу хакта район башлыгы Марат Гафаров белдерде һәм мәгълүматны социаль челтәрендә урнаштырды.
Учреждениенең кайчан эшли башлаячагы турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев