Иң зур хезмәт хакы Татарстанда кайда түләнә?
Көн вакыйгасы

Иң зур хезмәт хакы Татарстанда кайда түләнә?

Ультратавыш диагностикасы табибы - акушер-гинекологлар 200 мең сумнан артык хезмәт түләнә.

Татарстанда иң зур хезмәт хакы түләнә торган вакансия – ультратавыш диагностикасы табибы - акушер-гинеколог.

Мондый белгечләргә аена 200 мең сумнан артык хезмәт түләнә. Superjob эш эзләү сервисында «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр иттеләр.

Аның артыннан стоматолог-терапевтлар килә, алар 150 мең сумнан артык хезмәт хакына исәп тота ала. Өчлекне программистлар (175 мең сум) йомгаклый.

Бишлеккә шулай ук IT-проектлар җитәкчесе (143 мең сум) һәм тимер юл транспортында ремонт эшләре башкару участогы башлыгы (122 мең сум) кергән.


Нет комментариев