Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Иң еш таралган ун зикер кәлимәсе

Бу исемлекне тагы да дәвам иттереп була, зикер сүзләре бихисап.

1. Һәр эшне “Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим” (“Рәхимле һәм Шәфкатьле Аллаһ исеме белән”) сүзләре белән башлау.

2. “Сөбеханәллааһ” (“Аллаһы Тәгалә һәр кимчелектән пакь”), “Әлхәмдүлилләәһ” (“Аллаһка хәмед-сәналәр, шөкераналар булсын”), “Аллааһү әкбәр” (“Аллаһ бөек”) сүзләрен кабатлау. Расүлебезнең әйтүе буенча, болар кешенең тагы да хәерле булуына сәбәпче булачак. Аларны без һәр намаздан соң 33 тапкыр әйтәбез. Башка вакытта да күпләп әйтү хәерле булыр.

3. Шәһадәт кәлимәсе сүзләре – “Ләә иләәһә илләллааһ” (“Аллаһтан башка илаһ юк”). Расүлуллаһ: “Иң хәерле зикер – Ләә иләәһә илләллааһ, ә иң хәерле дога – Әлхәмдүлилләәһ” – дигән (имамнар Ибне Мәҗе, Әт-Тирмизи).

4. “Сөбеханәллааһүл-газ̣ыыйм (“з” хәрефе сакау итеп укыла – ред.) вә бихәмдиһи” (“Аллаһы Тәгалә һәр кимчелектән пакь һәм Аллаһка хәмед-сәналәр, шөкераналар”). Имам Әт-Тирмизи риваять иткән хәдис буенча, бу сүзләрне даими әйтүче кеше өчен җәннәттә хөрмә агачы бүләк ителер.

5. “Сөбеханәллааһи вә бихәмдиһи” һәм “Сөбеханәллааһүл-газ̣ыыйм” сүзләре хакында Расүлебез: “Телдә әйтергә җиңел булган, әмма Кыямәт көнендә мизаннарда (үлчәүдә) авыр килгән сүзләр”, – дигән.

6. “Бисмилләәһи тәвәккәлтү галәллааһи вә ләә хәулә, вә ләә куввәтә илләә билләәһ” (“Аллаһ исеме белән. Аллаһка тапшырылдым. Аңа ышандым. Көч һәм куәт бары тик Аллаһтандыр”). Бу зикерне Аллаһка тәвәккәл итеп, хәлләребезне бары Ул гына үзгәртә алуын танып әйтәбез.

7. “Әстәгъфируллааһүл-газ̣ыыйм” (“Бөек Аллаһтан гөнаһларымның гафу ителүен сорыйм”). Расүлебез: “Аллаһ белән ант итәм, мин көненә 70 мәртәбә Аллаһтан истигъфар сорап, Аның гафу итүен үтенеп мөрәҗәгать итәм”, – дигән (имам Әл-Бохари). Икенче хәдистә Расүлебез: “Әгәр берәү даими рәвештә Аллаһтан гафу итүен сораса, Раббыбыз аңа теләсә кайсы бәладән чыгу юлын күрсәтер, борчуын җиңеләйтер һәм көтмәгән җирдән ризыкландырыр”, – дигән (имам Әбү Давыд).

8. “Хәсбүнәллааһү вә нигъмәл вәкиил” (“Аллаһ безгә җитә, Ул нинди яхшы Яклаучы”) Әлү Гыймран / Гыймран гаиләсе сүрәсе, 3:173. Мәгънәсеннән аңлашылганча, бу зикерне Раббыбызга тәвәккәл иткәндә кылу урынлы. Аны Ибраһим галәйһиссәлам залим фиргавен тарафыннан утка атылганда укый. Бу сүзләр Коръәни Кәримдә килә. Аллаһның рәхмәте белән, шулчак дөрләп янган ут гөлбакчага әйләнә.

9. “Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-газ̣ыыйм” (“Газиз һәм Хаким булган Аллаһтан башка көч һәм куәт иясе юктыр”)
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Берәү көненә 100 тапкыр “ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-газ̣ыыйм” сүзләрен әйтсә, ул кешегә фәкыйрьлек килмәс”, – дигән.

10. “Аллааһүммә салли галәә сәййидинәә Мүхәммәд” (“Йә, Аллаһым, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә һәм аның гаиләсенә рәхмәтеңне ирештер”) дип салават сүзләрен әйтү. Расүлебез: “Кем миңа бер салават әйтсә, Аллаһ аңа ун салават әйтер, ун хатасын сөртер һәм аны ун дәрәҗәгә күтәрер”, – дигән (Имам Ән-Нәсаи).

Бу исемлекне тагы да дәвам иттереп була, зикер сүзләре бихисап. Алар хакында Коръәннән һәм хәдисләрдән белә алабыз. Намазларыбыздан соң укый торган “Аятел-Көрси” дә, табын яныннан кузгалганда укыла торган “аш догасы” да, шәйтаннардан, төрле зәхмәт, вәсвәсәдән Раббыбызга сыенып укыла торган “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләре, “әгууз̣ү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим” сүзләре дә зикер булып тора.

Хәдисләр

Ибн Габбас (Аллаһ аннан разый булсын) Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның сәләме һәм рәхмәте булсын иде) болай дип әйткәнен риваять кыла:
"Өйрәтегез, җиңеләйтегез, авырлаштырмагыз. Арагызда берәрегез ачуланса, дәшми торсын". Мүснәд Имам Әхмәд, 2136
Шәрех:
1. “Өйрәтегез” дигән сүздән белем таратуның, кешеләргә дөрес юл күрсәтүнең әһәмияте аңлашыла. Күп очракта белемсезлек кешеләр арасында аңлашылмаучанлыкның сзбзбе булып тора, шуңа күрә һәр мөэмин үз белемен башкалар белән уртаклашырга тиеш.
2. Ислам – җиңеллек дине. Кемгә дә булса дини мәсьәләләрне аңлатканда, аларны җиңел һәм аңлаешлы итеп җиткерү мөһим.
3. "Авырлаштырмагыз" сүзеннән кешеләргә ярдәм итү кирәклеге аңлашыла. Бер-береңә ярдәм итү һәм тормышны җиңеләйтү мөселманның вазыйфаларының берсе булырга тиеш. Кешеләр өчен киртәләр тудырмау, ә киресенчә, аларга уңай шартлар булдыру мөһим.
4. Хәдис безне ачуны контрольдә тотуга чыкыра. Ачу – шайтанның коралы. Берәр кеше ачуланса, ул сүзләр һәм гамәлләре белән үзе дә, башкалар да зыян күрмәсен өчен дәшми торырга тиеш.
5. Бу хәдис сабырлыкның мөһимлегенә басым ясый. Ачу килгәндә сүз әйтү яки башкаларга кул күтәрү бик җиңел, ләкин бу еш кына үкенечле нәтиҗәләргә китерә. Дәшми тору – үз-үзеңне тәрбияләүнең бер юлы.

 

Әбү Мәлик әл-Әшгари риваять иткән бер хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дигән: «Чыннан да, җәннәттә шундый бер йорт бар: эченнән – тышы, тышынан эче күренә. Аллаһы Тәгалә аны йомшак сөйләшкән, кешеләрне ризыкландырган, даими ураза тоткан һәм башка кешеләр йоклаганда төнлә гыйбадәт кылганнар өчен әзерләгән» (Әхмәд Ибн Хәнбәл, Тирмизи, Ибн Хиббан, Бәйхаки, «Шуабүл Иман», Суйути, «Әд-Дәррүл Мәнсур»,1/44; Нәбхани, «Әл-Фәтхул Кәбир», №4016, 1/367).

Бер хәбәрдә әйтелгән:

«Һичшиксез, җәннәтләр дүрт кешегә гашыйк. Болар: рамазан аенда ураза тоткан, Коръән укыган, телләрен (ялган һәм шуңа охшаш яманлыклардан) саклаган, күршеләрен ашаткан кешеләр.

Хакыйкатьтә, Аллаһы Тәгалә ифтар вакытында мөселман колының аяклары белән йөргән, куллары белән тоткан, күзләре белән күргән, колаклары белән тыңлаган, теле белән сөйләгән һәм йөрәге белән уйланган (барлык гөнаһларны да) гафу итәр».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев