Язгы-җәйге чорда Чүпрәледә мототехника белән идарә итүчеләрнең саны арта
Ата-аналар баларына шундый куркыныч транспорт чаралары бүләк итәләр.
Язгы-җәйге чорда мотоцикллар, питбайклар, шәхси мобильлекнең яңа чаралары белән идарә итүчеләрнең саны артканнан-арта.
Ата-аналар баларына шундый куркыныч транспорт чаралары бүләк итәләр. Әмма һәр шундый бүләк артында ата-аналарның үз баласының иминлеге өчен аңлы җаваплылыгы торырга тиеш!
Еш кына, балигъ булмаган машина йөртүчеләр, хәтта элементар идарә күнекмәләренә дә ия булмаган килеш, машина юлына чыгалар, һәм бу фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин!
– Кызганычка каршы, ата-аналар еш кына балаларының питбайкада кайда йөрүен белмиләр. Исегездә тотыгыз, питбайк – спорт ярышларында катнашу өчен билгеләнгән спорт инвентаре. Ул махсус трассаларда гына файдалану өчен билгеләнгән! Анарда автомобиль юллары буйлап хәрәкәт итү катгый тыела. Ата-аналар балаларны катгый контрольдә тотарга, аларның мототранспорт белән идарә итүенә юл куймаска тиеш! Бернинди питбайк та, скутер яисә мопед та сезнең балагызның гомеренә тормый! – дип искәртә Чүпрәле районының ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Анатолий Михайлов.
Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 24.1 маддәсе нигезендә 14 яшьтән яшьрәк затларга велосипед белән юлларда хәрәкәт итү тыела, ә мопед белән идарә итү 16 яшьтән яшьрәк булмаган затларга гына рөхсәт ителә.
Моннан тыш, балигъ булмаган йөртүче тоткарланган очракта, ата-аналар (законлы вәкилләр) балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка (РФ КоАПның 5.35 маддәсе 1 өлеше) тартылачак, ә балалар үзләре профилактик исәпкә куелачак.
Районның баш дәүләт автоинспекторы балаларны теләсә нинди транспорт чарасыннан ачкыч алу мөмкинлегенә юл куймаска киңәш итә. Мопедлар, скутерлар һәм мотоцикллар белән идарә итүне тиешле законлы хокук һәм машина йөртү күнекмәләреннән башка тыярга. Ата-аналар контроле – балалар куркынычсызлыгының нигезе!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев