«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте волонтерларны берләштерә
«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика иҗтимагый хәрәкәте безнең тормышка ныклап керде.
Хәрәкәткә нигез пандемия вакытында салынды. Аның кысаларында республика районнарында үз бүлекчәләре, штаблары оешты. Безнең районда да хәрәкәтнең җирле бүлеге “Созидание” яшүсмерләр клубында эшләп килә. Ул үз эченә төрле яшьтәге һәм өлкәдәге волонтерларны берләштерә. Бүгенге көндә хәрәкәтнең гкманитар конвойлар туплауда, мохтаҗларга ярдәм итүдә өлеше санап бетергесез.
Шушы көннәрдә «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика иҗтимагый хәрәкәте оештырган өч көнлек патриотик форум узды. Әлеге чарада Чүпрәледән “Созидание” яшүсмерләр клубы вәкиле Румия Идиятуллина катнашты.
Форум хәрәкәтне үстерүгә һәм патриотик оешмаларының үзара хезмәттәшлеген ныгытуга багышланган иде.
Актив гражданлык позициясе һәм Татарстан Республикасында волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен педагог-оештыручы Румия Реис кызы Идиатуллина Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәтенә лаек булды
Чара кысаларында «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика иҗтимагый хәрәкәтенең активистларын бүләкләделәр. Актив гражданлык позициясе һәм республикада волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен педагог-оештыручы Румия Идиятуллина Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәтенә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев