Яңа төр гаскәрләрдә хезмәт итәргә мөмкин
Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләүчеләр өчен контракт төзү мөмкинлеге барлыкка килде.
Әлеге хакта без райондагы хәрби исәпкә алу буенча белгеч Нуршат Салихова белән сөйләштек.
–Пилотсыз системалар гаскәрләрендә гражданнар нинди тәртиптә җыела? Аларга таләпләр нинди?
–Яңа төр гаскәрләргә контракт буенча хезмәт итәргә 18 яшьтән алып 45 яшькә кадәр ир-атлар чакырыла. Пилотсыз системалар гаскәрләренә авиацион һәм техник белемнәре булган ир-атлар, шулай ук, хәрби белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар һәм хәрби хезмәтләрен узган егетләр беренче чиратта алына.
Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү буенча контракт имзаларга теләүчеләр өчен Татарстанда 117 хезмәте аерым кайнар элемтә ачылды. Кандидат 117 номерына шалтыратып һәм 4 төймәсенә басып, контрактның ничек төзелүе, яше, сәламәтлеге буенча нинди чикләүләр булуы, нинди документлар кирәклеге турында, гоумән барлык кирәкле мәгълүматларны ала ала. Кандидат пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт төзү өчен туры килгән очракта, аның турында мәгълүматлар сайлап алу пунктындагы белгечкә тапшырылачак.
–Әлеге гаскәрләрдә хезмәт итәргә теләк белдерүче гражданнар белән контракт күпме вакытка төзелә һәм аның шартлары нинди?
– Хәрбиләр РФ Оборона министрлыгы белән бер елга контракт төзиләр. Контракт вакыты тәмамлангач, эшчәнлекләрен дәвам итәргә теләмәсәләр, хәрби хезмәттән азат ителәләр. Моннан тыш, хәрби хезмәткәрне башка гаскәрләргә дә күчермәячәкләр, өйрәнүләр Татарстанда, яисә күрше төбәкләрдә кимендә ике ай узачак. Шул ук вакытта, контракт нигезендә, хәрби бары тик пилотсыз системалар белән эшләүче бүлекчәләрдә генә хезмәт итә ала, башка гаскәрләргә җибәрелмәячәк.
–Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Дәвам итеп
Агымдагы елның 1 январеннан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнарга түләүләрне 2,9 миллион сумга кадәр арттырдылар — бу илдә иң югары түләүләрнең берсе. Әлеге түләү ике өлештән тора: 2,5 миллион сум Татарстан бюджетыннан бүленә, ә 400 мең сумны министрлык бирә.
Татарстан Республикасында РФ Саклану министрлыгы белән контрактка кул кую, өстәмә премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк heroes-tatarstan.ru сайтында белергә мөмкин. Шулай ук контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1 нче разряд) түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; тел. (843) 221 44 52. Башка төбәкләрдә яшәүчеләргә 8 800 222 59 00 яки кол-үзәкнең төбәкара номеры 117 буенча шалтыратырга кирәк.
Мәгълүматларны райондагы 8 (84375) 2-23-09 телефон номеры буенча алырга да була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев