Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Яңа технологияләр тугандаш халыкларны очраштыра

Олы яшьтә булсак та, тик торасы килми бит әле, җәмәгать!

Бар белгәннәреңне (исем-фамилияңә чаклы) онытып куя күрмәсен өчен, баш миен аз-маз эшләтеп тору кирәклеген дә ишетеп беләбез. Үземне кызыктырган фәлән кадәр шөгыльгә өстәп, тагын берне таптым әле менә! Әллә кайчан язылып, беркемгә күрсәтелми компьютер файлларында “яшереп” яткырылган үз җырларыма, сирәк яңгырый яки бөтенләй дә җырланмый торган халкыбыз көйләренә яңа сулыш бирү мөмкинлеге булган ясалма интеллект программаларын үзләштереп маташам хәзер! Телеграм челтәрендә үз каналымны булдырдым.

 

Җыр сөюче дусларыма көн саен диярлек ясалма фәһем белән икәүләшеп эшкәртелгән, яңартылган, заманчалаштырылган җырларны тәкъдим итәм. Үземә дә бик кызыклы юаныч булып чыкты бу, ә, иң мөһиме, тыңлаучыларның күңелләренә хуш килде. Тизрәк яңа җыр куюны сорап, хатлар ява башлады хәтта!

 

Хәзерге заманның искиткеч казанышлары тагын бер хыялымны тормышка ашыра башларга да мөмкинлек бирде. Минем үзем еш һәм яратып тыңлаган башка халыкларның җырларын да татар кешесенә тыңлатасым килә иде. Һәм, әлбәттә, татарчалаштырып! Чөнки бик күп халыкларның җырларында безнең моңыбыз, безнең аһәңнәребез ишетелеп куя. Беләсезме, татар телендә җырлаганда бу җырлар татар җырларыннан аерылмый да хәтта!

 

Беренчеләрдән булып, карачай-балкар халкы иҗатына мөрәҗәгать иттем мин. Моның кечкенә генә бер сере дә бар. Мин бу ачык күңелле, кунакчыл, ягымлы телле халыкны бик күптәннән, мәктәптә җиденче сыйныфта укыган чагымнан күреп беләм! 1971 елны ул чактагы комсомолның Чүпрәле районы комитеты һәм район пионерлар оешмасы мине, районнан бердәнбер укучыны, “Орленок” исемле Бөтенроссия пионер лагерена җибәргәннәр иде. Анда күргәннәрем, анда алган тәэсирләрем хакында аерым бер язма таләп ителәдер. Иске Чүпрәле белән Чувашстанның Шомыршы авылларыннан ераккарак китмәгән авыл баласын Кара диңгез яры буена илтеп җибәр әле! Мин бу язмада шушы “сәяхәтемнән” бер генә эпизодны иске төшерергә телим.

 

“Орленокка” Татарстан Республикасыннан без утыз пионер бардык. Бик күпләре – Казаннан һәм республиканың башка шәһәрләреннән. Татар балалары да русча гына сөйләшә. Миңа, хәтта рус теле дә татарча укытылган авыл милли мәктәбе укучысына, башта ничек кыен булганын сез дә чамалыйсыздыр. Бер “сыңар” татар сүзен ишетергә зар-интизар булып йөрим беренче көннәрдә. Шулай берчакны, лагерьның рестораннарга тиң ашханәсендә, бушаган савыт-сабамны тапшырырга барганда, кухня эчендә кемнәрнеңдер татарча сөйләшкәннәрен ишетәм! Борылып карасам, ак халат кигән ике апа үзара нәкъ безнеңчә гәпләшәләр. Яше белән берсе олырак, икенчесе - егерме яшьләр тирәсендәге кыз. Тәлинкәләремне илтеп куйдым да, тәвәккәлләп, киттем мин болар янына. Барып җиткәч, матур итеп татарча исәнләштем үзләре белән. Апалар башта бер-беренә карашып алдылар да, олырагы “Балам, син кайсы халыктан?”, дип, минем яныма ук килеп басты. “Татармын, минәйтәм, сез дә татардыр бит?”. “Без – балкарлар, оланым, - ди бу, - үзебезчә сөйләшеп тора идек менә кызым белән”. Татар сүзләрен ничектер аз гына үзгәртеп, йомшартыбрак, диимме, әйткәннәрен ишеткәч, мин үзем дә апаларның чын татар ук түгеллекләрен аңлаган идем инде. Ләкин бу кешеләр барыбер миңа бик якын булып киттеләр. Сания (аларча Саният) апа һәркөнне килеп, хәлләремне сораша, “Тамагың туямы, балам?” дип сорый, төрле күчтәнәчләр китереп бирә.

 

Соңрак тормыш юлымда карачай, балкар кешеләрен тагын да очраттым әле мин. Карачай-балкар дигәннән, чынлыкта, алар бер халык дисәң дә була. Телләрендәге аерымлыклар хәтта татар-башкорт телләрендәге аерымлыклар кадәр дә юк. Нигездә, аларны яшәү урыннары аера. Балкарлар Кабардино-Балкар республикасында, карачайлар Карачай-Черкес республикасында гомер итәләр. Безнең телләрнең нык охшаш булуы татарларның да, карачай-балкарларның телләре кыпчак телләре төркеменә керүләре белән бәйле. Без-мишәрләргә аларны аңлау тагын да җиңелрәк, чөнки бөтенләй мишәрчә яңгыраган сүзләре бихисап аларның. Сүз уңаеннан, балкарларның да үз “мишәрләре”, ягъни “ц”лаштырып сөйләшүче диалекталь төркемнәре бар. Бу төркем Кабардино-Балкария табигатенең гүзәл почмагы – данлыклы Зәңгәр күлләр урнашкан Черек тау тарлавыгында гомер кичерәләр.

 

Балкарлар да, карачайлар да, Кавказ халыклары булсалар да, бик тә тыныч, сабыр, ярдәмчел халыклар! Аларның ярдәмчел булуына үз мисалымны да китерә алам. Телеграм каналымдагы тыңлаучыларымны балкар җырлары белән таныштырырга ниятләгәч, Интернеттагы күңелемә ошаган бер халык җырын сайлап алдым. Җырның карачай телендәге сүзләре дә шунда ук табылды. Телләр якын булгач, татарчага тәрҗемә итү җиңел булыр, дип уйлаган идем башта. Ләкин эш барышында кыенлыклар килеп чыкты. Чөнки безнең алфавитлар бер-береннән нык аерыла. Карачайча язылыштан нинди сүз икәнен аңларга авыррак. Текстның күп өлешен аңлый алсам да, бөтенләй чамалап булмый торган урыннары да калды. Интернетта балкар, карачай кешеләрен эзләп маташтым. Ләкин исем-фамилиядән генә төрки телле халыкларны аеру мөмкин түгел. Һәр халыкта диярлек Абдуллар, Әхмәтләр, Солтаннар һ.б. бар бит.

 

Кабардино-Балкариянең башкаласы Нальчик шәһәрендә “Заман” исемендә электрон газета чыгарылганын белеп алдым һәм шуның редакциясенә, тәрҗемәдә бераз булышуларын сорап, хат юлладым. Җавап озак көттермәде. Миңа газетаның җаваплы мөхәррире  Зөлфия Кетенчиева, үзенең теләп ярдәм итәчәген әйтеп, хәбәр җибәрде. Мин аңа чиксез рәхмәтле! Зөлфиянең зур булышлыгы белән без тәрҗемә эшен уңышлы гына башкарып чыктык та, яңа туган “карачай-татар” җырын ясалма фәһемнән бик матур итеп җырлаттык! Теләгән һәр кеше, Телеграмда “ZAKIR” дип исемләнгән каналга кушылып, әлеге җырны һәм андагы башка кызыклы композицияләрне рәхәтләнеп тыңлый алачак.

 

Кыскасы, татар сөйләменең карачай‑балкар сөйләменә охшаган яңгырашы-ата-бабаларыбыз йөргән борынгы юлларның кайтавазы сыман. Бу аваздашлыкта - үзара бәйләнешләр, тарихларыбыздагы уртаклыклар турындагы хәтер. Һәм бүген безнең бурыч - бу кайтавазны югалтмау, басарга ирек бирмәү. Якын халыкларның мәдәниятенә кагылып, без үзебезне баетып кына калмыйча, үзара аңлашуның күзгә күренми торган, әмма ныклы тукымасын үрәбез. Ә анда - тынычлык һәм дуслык төшенчәләренең дистәләгән төрле, ләкин бер-беренә шундый охшаган телләрдә яңгыраган какшамас нигезе.

 

Иршат ЗАКИРОВ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев