Чүпрәледә “Государев Амбар» предприятиесендә ел уңышын кабул итүгә әзерлек тикшерелде
«Государев-амбар» предприятиесе территориясе шактый күләмдәге мәйданны били.
Тиздән тәүлек әйләнәсендә бирегә басулардан яңа суктырылган ашлык кайта башлаячак һәм аны кабул итүгә барлык шартлар да тудырылган булырга тиеш. Моңа әзерлекне Казаннан килгән махсус комиссия тикшерде.
–Безнең предприятиенең егәрлеге – 130 мең тонна ашлык кабул итүгә көйләнгән. Аның 90 мең тоннасы элеваторга салынса, 40 мең тоннасы складларга урнаштырыла. Көненә 5 мең тонна ашлык кабул итә алабыз. Кырлардан кайтарылган игенне чистартып, киптереп, тиешенчә урнаштыру мөһим. Моның өчен биредәге техниканың куәте җитә. Ашлыкны тирә-күрше районнардан да, Ульяновск өлкәсеннән дә китерәләр. Предприятиедә бик көчле жиһазлар урнаштырылган, он тарттыру комплексы эшли,- ди элеваторның директоры Васил Салахов. –Тагын бер зур комплекс бар, анысы катнаш азык җитештерә. Комплекста ай саен 11 мең тоннага якын катнаш азык җитештерелә. Сыйфаты яхшы булгач, сорау да бар. 20 төрле комбиазык көн дәвамында 360 тонна күләмендә башлыча кошчылык фабрикаларына һәм башка предприятиеләргә дә озатыла.
Быелгы ашлыкны кабул итү, саклауга кую өчен дә зур кайгыртучанлык күрелгән предприятиедә. Ашлык салу, киптерү урыннары, автоүлчәгечләр, лаборатория тиешле тәртипкә китерелгән.
Кадрларга да кытлык юк, бүген оешмада 200дән артык кеше эшли һәм аларның һәркайсы үз вазыйфасын намус белән башкара. Эшчеләр хезмәт шартлары, хезмәткә түләү ягыннан да канәгать.
–Урак өсте барыбыз өчен дә җаваплы чор. Предприятиенең 20 процентка кадәр дымлылыкта игеннәрне кабул итү мөмкинлеге бар. Аның бер бөртеге дә югалмасын һәм сыйфатлы саклансын өчен коллектив бар тырышлыгын куя, -ди җитәкче.
Әйе, урып – җыю эшләренең бер генә звеносын да икенче чиратка куярга ярамый. Иген амбарга кергәнче бөтен этапта аны тиешенчә эшкәртү таләп ителә. “Кырдагысы түгел, амбардагысы байлык”,- дигән әйтем үзен тулысынча раслый.
Комиссия барлык объектларны карап чыкканнан соң коллективның эшенә югары бәя бирде. Шулай ук, җәмгыятьтә озак еллар фидакарь хезмәт куйганнарга, ветераннарга лаеклы бүләкләр дә тапшырылды.
Комиссия вәкилләре оешма коллективына ныклы сәламәтлек, хезмәт уңышлары теләделәр. “ Урып-җыю чорында барлык амбарларыгыз яңа уңыш белән шыплап тулсын”, диделәр эшкә нәтиҗә ясап.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Тәлгать Халитов та булачак уңышның әйбәт булачагына өмет белдереп, предприятие коллективына хезмәтләрендә уңышлар теләде.
"Государев-амбар" предприятиесе территориясе шактый күләмдәге мәйданны били. Әйтергә кирәк, аның тирә-янын матурайту буенча да соңгы елларда зур эшләр башкарылган. Хәер башкача булуы мөмкин дә түгел. Өстәлләребездә һәркөнне урын алган кадерле ризык-икмәк, зур тырышлыклар бәрәбәренә килә. Биредә эшләүчеләрнең бурычы исә – аның бер бөртеген дә югалтмыйча эшкәртеп урнаштыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев