Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Гомумкрым референдум көнендә Чүпрәледә яшь гражданнарга паспортлар тапшырылды

Тантаналы чара кысаларында Кырымга багышланган патриотик җырлар яңгырады.  Ә Иске Чүпрәле күппрофильле лицееның яшь армиячеләре шигъри монтаж әзерләгән иделәр.

Бүген, 18 мартта, 2014 елгы Гомумкрым референдум көнендә һәм Кырымның Россия белән кушылуына 7 ел тулу уңаеннан Чүпрәле районының яшь гражданнарына паспортлар тапшырылды.

Тормышларында иң истә калырлык мизгелләрнең берсе белән укучыларны  Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Рамил Шәйхаттаров котладылар.

Башкарма комитет җитәкчесе үз котлавында ватанпәрвәрлек ул һәрберебезнең туган як үсешенә үз өлешен кертергә омтылуында чагыла, диде. Һәм бүген, Кырымның Россия белән кушылуына 7 ел тулу көнендә, ул илебезнең киләчәге якты, өметле булуын  теләде. Ә яшь гражданнарга бүгеннән яңа бурычлар йөкләнүен әйтте.

-Бүгеннән  сез Россия гражданины паспортына ия булдыгыз.  Россия-күп гасырлык тарихы булган ил  һәм «Россия гражданины» дигән горур исемне лаеклы йөртергә кирәк. Кулларыгызга алган мөһим документ - Россия Федерациясе гражданины паспортына хөрмәт  белән карагыз. Ватаныбызның лаеклы гражданнары, әти-әниләрегезнең  горурлыгы булыгыз һәм үз алдыгызга югары максатлар куеп яшәгез. Сез-безнең киләчәгебез!- дип билгеләп үтте Данис Сатдинов.

Әлеге  истәлекле көнне паспортларны Айзилә Кәлимуллина, Раилә Садиева, Данияр Таҗетдинов, Денис Фадеев, Динар Яфизов алды.

Тантаналы чара кысаларында Кырымга багышланган патриотик җырлар яңгырады.  Ә Иске Чүпрәле күппрофильле лицееның яшь армиячеләре шигъри монтаж әзерләгән иделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев