Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Герой истәлегенә – көрәш ярышлары

Советлар Союзы Герое Семен Уганин истәлегенә ачык төбәкара көрәш турниры узды.

Яшь көрәшчеләр арасындагы спорт бәйрәмен Матак урта мәктәбендә уздыру күркәм традициягә әйләнде. Быел ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы кысаларында XXIII тапкыр узды. Турнирны  үткәрү – Россиядә һәм Татарстанда көрәшнең (билбау көрәше) әлеге төрен үстерү, яшьләрдә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм спорт осталыгын арттыруны күздә  тота.

Турнирда Түбән Новгород өлкәсенең Сергач шәһәреннән, Чувашия Республикасыннан, Ульяновск өлкәсеннән һәм район мәктәпләреннән командалар катнашты. Ул көнне келәмдә 100гә якын көрәшче кыч сынашты.

Ярышлар башланыр алдыннан район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, якташыбыз, Чувашия Республикасының Дәүләт Советы депутаты, “Тус” төзелеш компаниясе генераль директоры Николай Угаслов, Матак урта мәктәбе директоры Марина Еромолаева һәм кунаклар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгыны багышланган митингта катнаштылар.

Залда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады, дәүләт флаглары кертелде. Матак урта мәктәбе укучылары “Җиңү көне” җырын өч телдә: татар, рус һәм чуваш телләрендә башкардылар. Турнирда катнашучылар һәм кунаклар Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Турнирны ачып, район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм барлык яшь спортчыларга уңышлар теләде.  Якташыбыз Николай Угаслов, Матак авыл җирлеге башлыгы Владимир Шумилов, Матак урта мәктәбе директоры Марина Ермолаева да яшь спортчыларга сәламәтлек, гадел һәм матур көрәш теләделәр.

Көрәшчеләр 12 авырлык категориясендә көч сынаштылар, кызлар арасында да аерым җиңүчеләр барланды. Соңыннан исә төрле авырлык категориясе буенча җиңүчеләр билгеләнде.

Призлы урыннарны яулаган яшь спортчылар Дипломнар, медальләр, кубоклар белән бүләкләнде, бүләкләр дә тапшырылды.

Район башлыгы Марат Гафаровның истәлекле бүләге – велосипед быел да Матак урта мәктәбенең көрәшчесе Арсений Ушаковка бирелде.

Турнирның иганәчеләре Николай Угаслов, Альберт Низамов һәм Илдар Аймәтов иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев