Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Газны белеп куллану кирәк!

Зәңгәр ягулыкны кулланучылар саны елдан-ел арта. Гражданнар еш кына табигый газ – шартлый торган матдә булуына, газ җиһазларын куллану кагыйдәләренең бозылуына кайвакыт  игътибар итми.

Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте газүткәргечнең төзек булмавы һәм анда яшәүчеләрнең ваемсызлыгы аркасында бинага үтеп кергән шартлаткыч матдә булуын, һава белән билгеле бер пропорциядә кушылгач, шартлаткыч катнашма барлыкка килүен, аны детонацияләү өчен кечкенә ут чыганагы, хәтта электр утын сүндергеч очкыннары да җитүен ассызыклый. Шуңа күрә газ приборларыннан файдалану һәм аларны карау кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәк.

Газ приборларыннан файдалану һәм аларны карау кагыйдәләре турында өлкән инспектор, эчке хезмәт майоры Инсаф Шакиров һәм участок мастеры Снежана Горбунова аңлата:

- газ баллоннарын махсуслаштырылган пунктларда гына тутырыгыз;

-фатирларда газ плитәләрен мөстәкыйль рәвештә тоташтырмагыз һәм өзмәгез;

- газ приборларын һәм җиһазларын урнаштыруны, көйләүне, тикшерүне һәм ремонтлауны квалификацияле газ белгечләре генә башкарсын;

- алмаштыру алдыннан баллонның ябылган булуын, алыштырганнан соң аның герметиклыгын тикшерегез (сабын эремәсе ярдәмендә);

- янәшәдә ут, кайнар күмер, электр приборлары булган очракта газ баллонын алыштырудан тыелыгыз;

- баллон һәм газ үткәргечен җылылык һәм турыдан-туры кояш нурларыннан саклау буенча чаралар күрегез;

- җилләтелә торган бинада газ баллонын вертикаль хәлдә саклагыз;

- газ баллоннарын гаражларда, фатирларда, балконнарда сакламагыз;

- газ бирү туктатылган икән, горелка янындагы һәм газүткәргечтәге запас кранны кичекмәстән ябыгыз;

- өйдән киткәндә, газ плитәсен сүндерергә онытмагыз;

- газ челтәренең яки приборларның төзексезлеге турында кичекмәстән газ хуҗалыгы конторасына хәбәр итегез;

- горелканы кабызганнан соң барлык тишекләрдә дә газ януын тикшерегез. Әгәр барлык тишекләрдә дә газ янмый икән, кичекмәстән газны сүндерергә, горелканың торышын тикшерергә һәм кирәк булганда ут тишекләрен чистартырга кирәк. Янган горелканы сыеклык белән сөртергә кирәкми. Әгәр су яки башка сыеклык горелкага эләккән икән  газ бирүне кичекмәстән өзеп куегыз, сыеклыкны  чистартыгыз, ә горелка суынгач  аны коры итеп сөртегез;

- бары төзек һәм нормаль эшләүче газ приборларыннан гына файдаланыгыз;

- газ приборларын караучысыз калдырырга ярамый.

Йортта (фатирда) газ исе булганда түбәндәгеләрне эшләгез:

- электр яктырту һәм электр приборларын кабызмагыз һәм сүндермәгез;

- тәмәке тартудан тыелыгыз, ачык уттан файдаланмагыз;

- бинаны җилләтү өчен тәрәзәләрне, ишекләрне ачыгыз, газүткәргеч кранын ябыгыз;

- саф һавага чыгыгыз;

- 04 телефоны буенча (104 – кесә телефоныннан) газ службасын чакыртыгыз.

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, коткаручыларга бердәм 112 яки 01 телефонына (101 кәрәзле телефоннан) мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев