Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Гаилә–бәхет ачкычы

1994 нче елдан башлап бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне 15 нче майда билгеләп үтелә

Гаилә–һәр кешенең тормышында иң кадерлесе, иң мөһиме. Гаилә–ул якын һәм туган кешеләр.

Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче.

Бәйрәм уңаеннан ел саен районда һәркемгә үрнәк булырдай, озак еллар бергә бер сукмактан атлаган гаилә парларын хөрмәтлиләр. Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату–олы бәхет. 50, 55 һәм 60 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Шуны матур итеп, сынатмыйча яши белү дә–үзе бер мәртәбә! Еллар узган саен, яшәгән саен, без аларга карап сокланабыз. Алар Ходай насыйп иткән гомерләрен мәгънәле һәм матур итеп яши белә.

Халыкара Гаилә көне кысаларында Иске Ишле авылыннан Наҗия һәм Иргис Айнулловлар, Шланга авылыннан Әлфия һәм Иршат Айзатовлар гаиләләре Гәүһәр (Бриллиант) туйлары уңаеннан  котлаулар кабул иттеләр. Аларны шәхсән район башлыгы Марат Гафаров котлады.

– Бәхетле картлык гомерегезнең һәр көнен шатланып, куанып яшәгез. Балаларыгызны, оныкларыгызны һәм оныкчыкларыгызны сөендереп торыгыз.. Сез безнең барыбыз өчен дә ныклы гаилә дигән төшенчәнең –үрнәге. Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер телим, - диде Марат Ринат улы гаилә парларына мөрәҗәгать итеп.

Гаилә юбилярлырына җылы теләкләрне ГХАТ бүлеге начальнигы Альбина Шәрәфетдинова һәм авыл җирлекләре башлыклары Радик Мөхәммәтҗанов һәм Илдар Якупов та җиткерделәр.

 

Иске Ишле авылыннан Наҗия һәм Иргис Айнулловлар гаилә коргач та байлык артыннан кумаганнар: булганына шөкер кылып гомер иткәннәр. Иртәдән кичкә кадәр хезмәт куйганнар. Алар икесе дә сугыш чоры балалары. Икесенең дә әтиләре сугышка киткән.

Кавышу-йөрүшеләр булмаган. Алдан сөйләшеп, кичтән сөйләшеп кызны килен булып алып кайтканнар. Наҗия апа да шулай килен булып килә Иргис абыйлар йортына. Төп йортта кайнана белән озак еллар бер сүздән яшиләр.

Бөтен хезмәт юллары колхоз тормышы белән бәйле Айнулловларның. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бер кызларын югалтуның кайгысын да күрәләр. Ике кызлары авылда гомер кичерсә, уллары Ульяновск шәһәрендә яшиләр.

Икесе дә сигезенче дистәне ваклауларына карамастан, моңа кадәр мал-туарны да күпләп тотканнар, әле дә булса бәрәңгесен, яшелчәсен утырталар.

–Әти-әни бик тынгысыз кешеләр. Безне дә шулай эш белән тәрбияләп үстерделәр. Бервакытта да байлыкка кызыкмадылар. Аларның пар канат булып яшәүләре безнең өчен олы шатлык,-ди Иске Ишле урта мәктәбен җитәкләүче кызлары Миләүшә ханым.

Айнулловлар авылда олы ихтирам казанган гаилә. Аларның яшьлекләрен авыл җирлеге башлыгы Радик мөхәммәтҗанов та искә алды:

–Наҗия апа безне һәрвакытта тәртипкә өйрәтте. Кич урамга чыкканыбызны күрсә, “галуш” белән өйгә куып кайтара иде (көлә). Бүген дә алар бик матур, үрнәк булып яшиләр.

Наҗия апа белән Иргис абый 9 оныкның һәм 6 оныкчыкның яраткан әби-бабасы да әле. Әлеге нигез бәйрәмнәрдә, ял көннәрендә бала-оныклардан өзелми.

 

Шланга авылында гомер кичерүче Әлфия апа белән Иршат абый айзятовлар да Гәүһәр туйга җиткәннәр. Иршат абый әйтүенчә, артыгы белән дә әле.

–Элек бит никах укыткан да яшәп киткән. Бала тугач, барып язылышкан, чөнки аңа туу турында таныклык алырга кирәк булган,-ди Иршат абый. –Безнең дә 61 ел булды бергә яшәвебезгә.

Айзатовлар гаиләсе дә бөтен хезмәт гомерен колхозга багышлаган. Иршат абый «Татарстан Республикасының атказанган механизаторы» исеменә ия: комбайнчы, тракторчы булып эшләгән. Әлеге эштә һәрвакыт алдынгы булган. Бу эштә аңа гаиләсе ярдәм иткән.

–Балалар, да Әлфия дә ярдәмче булып йөрделәр, комбайнчы булып эшләгәндә. Без, комбайнчылар ялга туктыйбыз, ә минем комбайн эшли, анда кыз эшли. Шулай итеп, мин һәрвакыт көндәлек норманы артыгы белән үтәп бардым, дәрәҗәле исем алуым да шуңа бәйле,-ди Иршат абый.

Бүгенге көндә Иршат абый авылда имам-хатыйб вазифасын башкара. Авыл халкы арасында ислам динен үстерүдә ул чирек гасыр хезмәт куя икән инде.

–Аллаһка шөкер, яшьләр дә тартыла дингә, җомга намазына йөрүчеләр дә бар,-ди ул шатлыгы белән уртаклашып.

Әлфия апа белән алар ике балагагомер биргәннәр. Кызлары да, уллары да авылда гомер кичерәләр, хезмәт куялар. Көн саен диярлек әти-әниләре янында хәл-әхвал белешеп ярдәмләшеп яшиләр. Хәер, картлар балаларны көтеп торамы соң. Әле күптән түгел, Иршат абый морҗа төзәтергә менгән, шуның нәтиҗәсе–аягын имгәткән. “Ярыйсы инде хәзер, Аллаһка шөкер йөрим”,-ди ул әлеге хәлләр белән уртаклашып.

Бу гаиләләргә сокланып та туймаслык. Алар бүген дә бер-берсен хөрмәт итеп, бер-берсен күз карашыннан аңлап, яшь гаиләләргә үрнәк булып яшиләр.

"Моның сере нидә?" - дигән сорауга да алар: «Бер-береңне яратырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, ә иң мөһиме, тормышның бөтен авырлыкларын бергә узарга, сабыр булырга кирәк. Шул вакытта гына гаилә тату, озын гомерле була", - диделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев