Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Электрон повесткалар кемнәргә килә?

Электрон повесткалар кәгазь документлар белән бертигез дәрәҗәдә юридик көчкә ия.

Алар гражданнарга «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы закон нигезендә җибәрелә.

Электрон повесткалар хәрби хезмәткә чакырылучыларга гына түгел, ә инде армия хезмәтен узган һәм запаска кертелгән гражданнарга да килә ала. Запаста булган кешеләрне еш кына мәгълүматларын яңарту һәм тикшерү өчен чакыралар. Бу – эш һәм яшәү урыны, гаилә хәле яки сәламәтлек торышы кебек мәгълүматларны ачыклау өчен булырга мөмкин.

Хәрби комиссариатта искәртүләренчә, электрон повестка җибәрелү турындагы мәгълүмат махсус реестрга кертелә. Әгәр гражданин җитди сәбәпсез 20 көн дәвамында комиссариатка килми икән, аңа карата вакытлыча чикләү чаралары кулланылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев