Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Ел башыннан Чүпрәледә алты кешегә исерек килеш руль артына утырганы өчен суд үзенең карарын чыгарган

Штрафка да тартыласың, «права»сыз да каласың

Республикада, шул исәптән районда да  спиртлы эчемлек кулланып транспорт чарасын идарә итүчеләр саны кимеми. Иң аянычы алар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре дә теркәлә.

Күп очракта якыннары, яисә туганнары исерекләрнең автомобильгә утыруларын күреп тора, ләкин туктатып калу өчен берни эшләми.

–Исерекнең транспорт чарасын идарә итүенә юл куймаска кирәк. “Халык инспекторы” бик әһәмиятле чара. Бу исерекне әләкләү түгел, ә кеше гомерен саклап калу, – ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Анатолий Михайлов.

Ул, шулай ук, спиртлы эчемлек кулланып транспорт чарасын идарә иткән өчен 45 мең сум штраф һәм транспорт чарасын идарә итү хокукы таныклыгын 1,5 елдан 2 ел вакытка алу каралганлыгын да хәбәр итә.

–Медицина тикшерүеннән баш тартсаң да шундый ук административ чара күрелә. Транспорт чарасын исерек хәлдә идарә итеп кабат тотылсаң, 3 елга кадәр ирегеңнән дә мәхрүм ителәсең. Хөкем карары нигезендә гаепленең транспорт чарасы конфискацияләнергә дә мөмкин,-ди полиция майоры.

ЮХИДИ бүлеге мәгълүматлары буенча, ел башыннан районда шундый алты кешегә карата бөркетмә төзелгән һәм алар буенча суд үзенең карарын чыгарган.  Зур күләдәге штраф түләүдән тыш, алар руль артына да тиз генә утыра алмаячаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев