Дилүзә Азизова: «Алтын көзләрдә йөзләр моңсуланмасын!»
Чүпрәле районында яшәүчеләрнең өчтән бер өлешен өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә
Өлкән буын вәкилләре арасында үзләренең актив яшәешләре белән үрнәк булганнары да байтак. Пенсионерларның ялын, аралашып яшәүләрен оештыруны башлап йөрүчеләрнең берсе Россия Пенсионерлар союзының Чүпрәле районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Дилүзә Азизова белән әңгәмә кордык.
-Дилүзә Миннәтулловна, районда пенсионерлар ничек яши, аларның яшәү ихтыяҗы турында сөйләшик әле...
— Башлап шуны әйтим, пенсионерларның активлыгы, тормышны сөюләре, ару-талуны белмәүләре кешеләр белән аралашудан хозурланырга һәм шуннан канәгатьлек алырга омтылулары һәркем күңелендә соклану, кайвакытта гаҗәпләнү дә тудыра.
Безнең районда җиде меңгә якын пенсионер исәпләнә. Шуны да әйтим, хәзер лаеклы ялга чыгучылар моннан 30 — 40 ел элеккеге пенсионерлардан аерылып тора. Аларда энергия дә җитәрлек, йөз-кыяфәт тә әйбәт сакланган. Моны тормыш шартларының яхшыра баруы һәм йорт мәшәкатьләренең беркадәр кимүе белән аңлатырга кирәктер. Сәламәт яшәү рәвешен үз иткән өлкәннәребез дә бик күп. Менә унбиш елга якын инде утызлап пенсионер атнага бер мәртәбә бушлай «Акчарлак» йөзү бассейнына йөри, тренажер залында күнегүләр ясый. Бер төркем чаңгычыларыбыз район, зона һәм республика ярышларында катнаша. Җәйге ярышларда, спартакиадаларда катнашу өчен җиңел атлетика белән шөгыльләнүче бик яхшы командабыз бар. Район күләмендә уздырылган волейбол ярышларында призлы урыннар яулыйбыз. Шашка-шахмат буенча республика күләмендә танылган спортчыларыбыз бар. Җиңел атлетика буенча җәйге Спартакиадада безнең җыелма командабыз республикада алтынчы урынны яулады.
«Буыннар бәйләнеше» дип аталган" шахмат буенча зона этабында Чуваш Чүпрәлесе авылыннан Афанасьевлар гаиләсе бронза медальләргә лаек булды. Кыш айларында чаңгы базасында ял итүне практикага керттек. Берничә дистә пенсионер чаңгыга баса, соңыннан кайнар чәй эчеп урман һавасы сулап рәхәтләнеп ял итеп кайтабыз. Юбилейларны да шулай табигать кочагында файдалы үткәрергә тырышабыз. Пенсионерларыбыз «Балкыш» дип аталган республика фестивальләрендә дә үз осталыкларын күрсәтә, дипломнар яулый.
—Үзегез җитәкләгән бүлекчә турында да сөйләп үтсәгез иде...
—Бүлекчә эшчәнлегенә килгәндә, берничә авыл җирлегендә безнең башлангыч оешма эшләп килә. Әлбәттә, аларның күбрәк булуына ирешәсе иде. Моның өчен һәр авылда актив, энергияле һәм тик торырга яратмаган кешеләрне табып, оешмалар булдырырга исәп бар.
Безнең бүлекчәдә 36 һәм 72 сәгатьлек программа буенча компьютерга өйрәтү курслары, «Хокукый белем нигезләре», «Сәламәт яшәү рәвеше нигезләре», «Туган як тарихын һәм гарәп телен өйрәнү» кебек түгәрәкләр эшли. Пенсионерлар союзы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын билгеләп үтү өчен махсус программа буенча зур эш алып барды. Тыл ветераннарын, яшүсмер еллары кырыс чорга туры килгән һәм илнең социаль- икътисадый потенциалын күтәргән сугыш чоры балаларын, тормышның бай тәҗрибәсенә ия булган һәм әле яңа гына лаеклы ялга чыккан кешеләрне, өлкән буын тәҗрибәсен үзләренә кабул итеп матур традицияләрне һәм әхлакый кыйммәтләрне саклап буыннар чылбырын дәвам итүче яшьләрне берләштерү буенча да шактый эшләр башкарыла.
Башкарган эшләребез шактый күләмле. Барлык чараларда да өлкәннәребезнең күпләп катнашуына ирешү — төп максатыбыз. Быел икенче мәртәбә пенсионерларның район Сабан туен үткәрдек. Безгә һәрчак ярдәм итүе өчен район башлыгы Марат Гафаровка ихлас рәхмәт әйтәбез. Барлык пенсионерларыбызга, иң мөһиме сәламәтлек телим. Яшь буынның, балаларыгыз һәм туганнарыгызның хөрмәтен тоеп, сүрелмәс рухи күтәренкелек белән тагын бик күп еллар бәхетле гомерләр кичерергә язсын, көч-куәтегез озакка җитсен. Имин тормышыбызның һәр минутына шөкер итеп, бердәм булып яшик!
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт Дилүзә Миннатуловна, өлкәннәр тормышы белән бәйле игелекле эшегездә тагын да зуррак уңышлар яулавыгызны телибез, барлык өлкәннәребез дә нык исәнлек белән бәхетле тормышта яшәсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев