Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлеген үстергә керткән өлеше өчен Виталий Землемеровка Мактау билгесен тапшырдылар
Район утырышында
Район Башкарма комитетның утырышлар залында бишенче чакырылыш Чүпрәле муниципаль районы Советының тугызынчы утырышы узды.
Чара барышында төп мәсьәләләрдән тыш, кадрлар үзгәрешләренә дә игътибар бирелде. Аерым алганда шәхси гаризалары нигезендә, Звезда һәм Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлекләре башлыкларының вәкаләтләрен туктатуга кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Район башлыгы Марат Гафаров 24 ел гомерен Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлеген үстергә керткән өлеше өчен Виталий Землемеровка рәхмәт белдерде һәм «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең Мактау билгесен тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев