Чүпрәленең яшь гражданнары паспорт алды
Районыбызда 14 яше тулганнарга паспортны тантаналы шартларда тапшыру традициясе яши
«Созидание» яшүсмерләр клубында районыбызның яшь гражданнарына паспортлар тапшыру чарасы узды. Танатана Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган иде.
Яшүсмерләрне тормышларында төп документ алулары белән Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, район прокуроры ярдәмчесе Исатай Сарсенов һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Рәнис Бахитов котларга килделәр.
Чарада, шулай ук, Зур Аксу авылыннан танылган спортчы Петр Мускатинов та катнашты. Шушы көннәрдә Петр Мускатинов чираттагы спорт уңышына иреште һәм унберенче тапкыр Татарстан Чемпионы булды. Спорчының әлеге казанышларын район башлыгы Марат Гафаров билгеләп үтте, котлау-теләкләрен җиткерде, уңышлар теләде.
Марат Гафаров районыбызның яшьләренә мөрәҗәгать итеп, паспорт алу мөһим бурычлар да йөкләвен ассызыклады.
—14 яшь тулгач, Россия Федерациясе гражданы паспортын кулга алу һәр яшь кешегә гаять зур җаваплылык өсти. Моннан ары мөстәкыйль карарлар кабул итәргә мөмкин, тик кылган гамәлләр өчен дә үзеңә җавап бирергә туры киләчәк,-диде район башлыгы һәм укучыларны белем алырга, Ватанны яратырга өндәде, лаеклы ул-кызлар булып җитешүләренә ышанычын белдерде.
Яшьләр дә, үз чиратында, паспорт алу көне — тормышларында истәлекле вакыйга буларак калачагын әйттеләр һәм илебез, халкыбыз традицияләренең лаеклы якларга, сакларга вәгъдә иттеләр.
Тантаналы көн белән котлап, паспорт ияләренә бүләкләр тапшырылды, бәйрәм рухын ватанпәрвәр җырлар бизәде. Россия гражданинының төп документын бу көнне 22 яшь кеше алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев