Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәленең 12 яшь кешесе Россия Федерациясе гражданы паспортын алды

Россия көне — илебезнең яңарышын, традицияләрен саклап калып, алга барырга әзер булуын символлаштыра.

12 июнь– Россия көнендә, районыбызның 12 яшь кешесе мөһим вакыйга — Россия Федерациясе гражданы паспортын алды. Чара “Чүпрәле” паркында оештырылган бәйрәм кысаларында узды.

Россия көне — илебезнең яңарышын, традицияләрен саклап калып, алга барырга әзер булуын символлаштыра. Бу бәйрәм шулай ук Россиянең күпмилләтле халкын, төрле телләрнең, диннәрнең һәм мәдәниятләрнең бердәмлектә яшәвен ассызыклый. Ул җәмгыятьтә үзара хөрмәт, татулык һәм гармония булуын чагылдыра.

Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлек җитәкчесе, полиция подполковнигы Марат Хуҗиев чарада катнашучыларны тәбрик итеп, ихлас теләкләрен җиткерделәр.

— Хөрмәтле яшь дуслар! Сезне бүгенге күркәм бәйрәм — Россия көне уңаеннан һәм шушы истәлекле вакыйга белән чын күңелдән котлыйм. Туган җирдә, Ватаныбыз бәйрәме көннәрендә паспорт алу — сезнең өчен зур адым, зур горурлык,-диде Алексей Ярухин.

–Безнең илебез — күпмилләтле, бердәм Россия. Аның исеме үк безне берләштерә, уртак максатларга илтә. Нинди генә сынаулар булмасын, без бергә булганда гына көчле. Бүгенге яшь буын — илебезнең киләчәге. Шуңа күрә сезгә тырышып укырга, белем алырга, Татарстаныбыз һәм Россиябезнең лаеклы гражданнары булып үсәргә телим,-дип бәйрәм теләкләрен Марат Хуҗиев та җиткерде.

Паспорт алу — зур җаваплылык та ул. Бу әле тормыш юлының башы гына, ләкин бик мөһим адымы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев