Чүпрәлеләрнең мәгариф өлкәсендә җиңүләре
Мәгариф
2025-2026 уку елында «Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабында Иске Шәйморза урта гомуми белем бирү мәктәбенең биология укытучысы Зөлфия Мәсхүт кызы Бикчурова җиңүче дип танылды.
Зөлфия Мәсхүт кызына җаваплы сынау – конкурсның төбәк этабында Чүпрәле районы данын якларга туры киләчәк. Чара март аенда Казанда узачак.
Экология буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабында 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Гүзәл Исхакова призер исеменә лаек булды. Призерны олимпиадага әзерләгән мәктәп директоры – биология укытучысы Лилия Насыйбуллина ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасы белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев