Чүпрәлеләрне «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләделәр
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең матур бер истәлеге булып, шушы исемле медальләр тапшырылды.
Рәкыйповлар гаиләсе — Чүпрәле районының иң хөрмәтле һәм үрнәк гаиләләренең берсе.
50 ел бергә гомер кичергән Әнсаф Вәлиәхмәт улы һәм Алсу Әхмәтҗан кызы райондашларыбыз өчен намуслы хезмәтләре белән үрнәк, тугрылык, мәхәббәт символы булып торалар.
Әнсаф Вәлиәхмәт улы авыл хуҗалыгында, икътисад өлкәсендә, район хакимиятендә югары вазифалар башкарса, Алсу Әхмәтҗан кызының хезмәт эшчәнлеге район кулланучылар җәмгыятендә бухгалтер, салым инспекциясендә юрист, Татарстан Республикасының Чүпрәле район суды судьясы, ә 2013 елдан — суд рәисе кебек җаваплы вазифаны башкару белән бәйле уза.
Намуслы хезмәте һәм район үсешенә керткән шәхси өчен Ансаф Вәлиәхмәт улы «Татарстан Республикасы атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә ия, СССР ВДНХ алтын медале белән бүләкләнгән, республика һәм район җитәкчелегенннән күпсанлы Мактау Грамоталары һәм Рәхмәт хатлары алган.
Намуслы хезмәте өчен Алсу Әхмәтҗан кызы «Гадел хөкемгә хезмәт иткән өчен» Россия Федерациясе Судьялар советының күкрәк билгесе,«Фидакарь хезмәт өчен», «Россиядә Суд реформасына 150 ел» медальләре, Татарстан Республикасы Президентының, Суд департаменты Идарәсенең, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Мактау Грамоталары белән бүләкләнгән.
Югары хезмәт урыннары биләүләренә карамастан, Рәкыйповлар гаиләсе өчен тормышның төп мәгънәсе булып һәрвакыт гаилә булып кала. Алар илгә-көнгә лаеклы, абруйлы өч бала тәрбияләп үстерәләр, бүгенге көндә төп шатлыклары – җиде оныклары.
Уби авылында 30 ел бергә гомер кичергән Куракиннар гаиләсе исә райондашларыбыз өчен иҗади гаилә берлегенең якты үрнәге булып торалар.
Александр Анатольевич белән Наталия Николаевнаның район, республика, Россиякүләм иҗади бәйгеләрдә, фестивальләрдә: “Нечкәбил”дә, “Ел гаиләсе”ндә һ.б. катнашып, җиңүләр яулаулары һәркемгә таныш. Күп кенә гаилә чараларының да призерлары, җиңүчеләре булып торалар алар.
Куракиннар республиканың мәдәни тормышында да актив катнашалар: “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалының «Два крыла» тапшыруларындагы «Ай да Татарстан!» рубриксының төп геройлары булдылар. Гаиләнең казанышлары бик күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм грант ярдәмнәре белән билгеләп үтелгән.
Александр Анатольевич –күпкырлы шәхес, һөнәре буенча машина да йөртә, умартачылык белән шөгыльләнә, сәнгатьле металл кою белән мавыга, гармунда уйный, спорт чараларында катнаша. Наталия Николаевна исә Уби урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме буенча укучыларга белем бирә, авылның туган якны өйрәнү музее һәм тукучылык буенча остаханә җитәкчесе булып тора, чуваш халкының гореф-гадәтен, мәдәниятен, телен саклауга үзеннән зур өлеш кертә. Нәкь менә аның инициативасы белән Уби урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты гранты кысаларында остаханә ачылды, анда теләгән һәркем тукучылык буенча борынгы һөнәрне бушлай үзләштерә ала.
Гаиләнең төп мавыгуы да–халык тукучылыгы. Куракиннар гаиләсендә ата-бабаларыннан сакланып килгән әйберләр бик кадерләп саклана, гаиләдә традицияләрне дәвам итү буенча зур эш алып барыла. Гаилә биш бала тәрбияләп үстерә, аларның һәркайсы бу тормышта үз урыннарын тапкан, төпчек кызлары әлегә мәктәп баласы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев