Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләрне иминлек каешын эләктереп йөрергә чакыралар

Иминлек каешын эләктерү – бу үзеңә һәм якыннарыңа карата олы җаваплылык.

Еш кына район юлларында ЮХИДИ хезмәткәрләре «Иминлек каешы» исеме астында махсус профилактика чарасы алып бара.

Максаты – гади, әмма тормыш өчен бик мөһим кагыйдәне үтәүне контрольгә алу: машинада һәркемнең иминлек каешы белән эләктерелүенә ирешү.

Күпләргә бу – вак-төяк кенә булып күренә. Әмма, әгәр автомобиль заводта иминлек каешлары белән җиһазландырылган икән, алардан файдаланмау – үзеңне генә түгел, пассажирларыңны да куркыныч астына кую. 

Замана технологияләре дә сакчыл булырга өнди. Каеш эләктермәүчеләрне автомат рәвештә теркәп баручы фото-видеокамералар эшли. Бу очракта штраф автомобиль хуҗасына килеп ирешәчәк. Әмма акча югалту – иң зур югалту түгел әле ул.

Иминлек каешы:

*Алгы утыргычтагы йөртүче һәм пассажирның гомерен саклап калу ихтималын 50%ка арттыра.

*Арткы утыргычтагы пассажирлар өчен куркынычны 25%ка киметә.

*Әгәр машина ауса, исән калу мөмкинлеген 5 тапкырга арттыра.

Саннар артында – меңләгән кешене фаҗигале үлемнән саклап калган тормышлар. Ә тагын меңләгәне, каеш эләктермәгәнгә, гомерлеккә имгәнү яисә гаиләсен югалту ачысын татыган.

Иминлек каешын эләктерү – бу үзеңә һәм якыннарыңа карата олы җаваплылык.  Яңгырмы, кармы, аязмы – фаҗига бер мизгелдә чыгарга мөмкин. Бер хәрәкәт – кулны сузып, каешны эләктереп, беркетеп кую – имин, якты киләчәккә юл ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев