Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләргә декларация тапшырыр вакыт

2025 ел өчен салым декларацияләрен тапшыру кампаниясе 2026 елның 1 январында ук старт алды.

Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәтенең матбугат үзәге белдергәнчә, билгеле бер төр керемгә ия булган гражданнар салым күләмен мөстәкыйль рәвештә исәпләп, үз керемнәрен декларацияләргә тиеш. Моның өчен 3-НДФЛ формасындагы декларацияне салым органнарына тапшырырга кирәк.

Әлеге документны тапшыруның соңгы срогы 2026 елның 30 апреленә кадәр дип билгеләнгән. Исәпләнгән салымны түләү исә 2026 елның 15 июленнән дә соңга калмыйча башкарылырга тиеш.

Декларацияне шулай ук электрон форматта, салым түләүченең шәхси кабинеты аша да җибәрү мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев