Чүпрәлеләргә дәүләт бүләкләре тапшырдылар
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Озак еллар намуслы хезмәтләре өчен Чүпрәле районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге өлкән белгече Тәлгать Зәки улы Низаев, Алешкин-Саплык авыл китапханәсе-филиалы мөдире Ирина Васильевна Артемьева Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен», хезмәт ветераны Закирҗан Әкрәм улы Буркеев «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнделәр.
***
Җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлеше өчен Яңа Ишле авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Глия Иният кызы Низаметдинова «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде.
***
Иске Чокалы төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Рафаил кызы Гафарова “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы", “Бикчуров Р.А.” крестьян-фермер хуҗалыгы тракторчы-машинисты Мөстәкыйм Әнвәр улы Сафин “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы”, Чүпрәле районы “Туган якны өйрәнү музее” директоры Резидә Мәсүм кызы Фәизова “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре",”Цильна” җәмгыятенең автомеханигы Илгиз Иршат улы Шәкүров "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”, Чүпрәле районы Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Радик Рәшит улы Баһаутдинов “Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе", “Кайгырту" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәре Гелсинә Мөбәрәкша кызы Алимбекова “Татарстан Республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре” исеменә лаек булдылар.
***
Иске Элмәле авылы клубы мөдире Вера Петровна Родионова, "Кайгырту" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәре Галина Владимировна Чамина Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәтенә;
Район финанс-бюджет палатасы рәисе Илдар Альберт улы Рәкыйпов, Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фатыйх улы Фаткуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларына ия булдылар.
***
“Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Мактаулы гражданины " исеме җирле үзидарә органнары ветераны Валерий Васильевич Марковка бирелде.
***
Райондашыбыз, 11 тапкыр Татарстан чемпионы, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында кул көрәше буенча Европа чемпионатының бронза призеры һәм дөнья чемпионатының көмеш призеры Петр Николаевич Мускатинов «Чүпрәле районы оешуга 95 ел» истәлекле медале белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев