Чүпрәлеләргә җәйге тәгәрмәчләргә күчәргә ашыкмаска киңәш итәләр
Җәйге тәгәрмәчләрдән файдалану бары тик уртача тәүлеклек температура +7°Cтан югары булганда гына рөхсәт ителә.
Районның Дәүләт автоинпекциясе җитәкчесе Анатолий Михайлов машина йөртүчеләргә җәйге резинаны вакытыннан алда алмаштырудан тыелып торырга киңәш итә.
–Машина йөртүчеләрнең язга алдан ук әзерләнергә теләүләрен аңлыйбыз, әмма мартта һава торышы тотрыксыз кала, кар яву һәм юлларда бозлавык хасил булу ихтималы саклана, – дип билгеләп үтте районның баш Дәүләт автоинспекторы. – Юл хәрәкәте кагыйдәләренә нигезләнеп, җәйге тәгәрмәчләрдән файдалану бары тик уртача тәүлеклек температура +7°Cтан югары булганда гына рөхсәт ителә. Әлеге кагыйдәне бозу юлларда аварияләр хәленә китерергә мөмкин.
Баш автоинспектор шулай ук машина тәгәрмәчләрен җитештерүчеләрнең аларны куллану шартларына карата тәкъдимнәрен үтәүнең мөһимлеген ассызыклады.
– Тотрыклы җылы һава урнашканчыга кадәр җәйге тәгәрмәчләргә күчү аларның хезмәт итү срогын кыскартырга һәм автомобиль белән идарә итүне начарайтырга мөмкин, - дип өстәде Анатолий Михайлов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев