Чүпрәлеләр Татарстан Республикасы архив конкурсларында җиңүчеләр исемлегендә
Конкурс «Татарстан Республикасында архив эшен үстерү«дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.
Бүген, 2025 елның 15 ноябрендә, «Созвездие-Йолдызлык» театрында берьюлы берничә республика архив конкурсында: «Минем шәҗәрәм», «Гаилә архивын тапшыр» һәм муниципаль архивлар арасында ел саен үткәрелә торган конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Чуваш Безднәсе башлангыч мәктәп-балалар бакчасы укучылары Софья һәм Кристина Карабаевалар «Оригиналь шәҗәрә» номинациясендә диплом белән бүләкләнделәр. Алар шәҗәрә агачларын традицион чуваш бизәкләрен кулланып эшләгәннәр. Җиңүчеләрне педагог һәм директор Галина Васильевна Кудряшова әзерләгән.
Чүпрәле районының архив секторы мөдире Альберт Мөхәрәмов муниципаль архивлар арасында ел саен үткәрелә торган конкурста җиңүче булды. Җиңү яулау район архивының матди-техник базасын ныгытырга һәм Чүпрәле районының документаль мирасын сакларга мөмкинлек бирәчәк.
Бүләкләү тантанасында Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров булды. Ул җиңүчеләрне котлап, республика күләмендә архив секторында башкарыла торган эшләрнең мөһимлеген билгеләп үтте.
«Безгә үз вакытында нәселебез ядкарьләрен сакларга кирәклеген беркем дә әйтмәгән. Кызганычка каршы, шуңа да күп нәрсә сакланмаган. Үз тарихын һәм шәҗәрәсен белүчеләрнең киләчәге бар. Ә бүген бүләкләнгән балаларның киләчәге һичшиксез матур булачак. Республикабызда мирасыбызны саклап калу юнәлешендә бу юнәлештә күп эшләр башкарыла», — дип ассызыклады Марат Гафаров.
Барлык инициативалар «Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасы нигезендә гамәлгә ашырыла һәм буыннар арасындагы элемтәләрне ныгытуга, гаиләләрнең тарихи хәтерен саклауга һәм яшьләр арасында генеалогик тикшеренүләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев