Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр «Татарча диктант» ны район үзәк китапханәсендә яздылар

Проект «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау» ТР Дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Чүпрәле районында яшәүчеләр 24-26 апрельдә уза торган «Татарча диктант» бөтендөнья мәгариф акциясенә кушылды. Төп мәйданчык бүген, 2026 елның 24 апрелендә, район үзәк китапханәсендә оештырылды. Чара алдыннан Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре яңгырады.

2026 елда акция бөек татар шагыйренең тууына 140 ел тулуга-Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан игълан ителгән татар дөньясында Тукай елына багышлана.

«Татарча диктант» беренче тапкыр 2016 елда Бөтендөнья татар яшьләре форумы инициативасы белән үткәрелде.

Акциянең максаты-татар телен саклау һәм популярлаштыру, грамоталылыкны арттыру, милли үзаңны ныгыту. Катнашу, яшькә, җенескә һәм дингә карамастан, барлык теләүчеләр өчен ирекле һәм түләүсез.

Проект «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау»ТР Дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Беренче елларда акция Татарстанны һәм берничә төбәкне генә колачласа, бүген аңа Россиянең 73 төбәгеннән һәм дөньяның 26 иленнән ватандашлар кушылды.

Акция ике форматта уза: офлайн (бөтен дөнья буйлап мәйданчыкларда) һәм онлайн (рәсми сайтта). Трансляцияне ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканаллары алып бара. Узган ел диктантта Россия Федерациясенең 68 төбәге һәм 27 чит ил катнашты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев