Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр «Татарча диктант» яздылар

Акция милләтебезне, халкыбызны үстерүгә зур өлеш кертә

24-26 апрель көннәрендә дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе узды. Быел ул  унберенче тапкыр үткәрелә.

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2026 ел – Татар дөньясында Габдулла Тукай елы дип игълан ителү сәбәпле, быелгы масштаблы чара бөек шагыйрьнең 140 еллык юбилеена багышланды.

Язучының «Бәхет» хикәясен яза башлаганчы, акциядә катнашучылар кәгазь битләренә «Туган тел» шигырен язды.

“Татарча диктант”ны язуның төп мәйданчыгы исә район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы булды.

–Әлеге чара татар теленә битараф булмаган меңләгән кешене – мәктәп укучыларыннан алып галимнәргә, мәдәният эшлеклеләреннән алып татар телен өйрәнүче башка милләт вәкилләренә кадәр берләштерә. Без китапханәчеләр дә әлеге чарадан беркайчан да читтә калганыбыз юк. Ел саен бик теләп кушылабыз. Һәр милләт үз телен, гореф-гадәтләрен белергә тиеш,-ди үзәкләштерелгән китапханә директоры, “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Гөлфия Яфизова.

Белешмә

 «Татарча диктант» беренче тапкыр 2016 елда уздырылды. Быел акциядә Россиянең 68 төбәге һәм 25 чит ил катнашты, уздыру өчен 7 меңнән артык мәйданчык теркәлде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев