Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр «Татарча диктант» яздылар

Диктант язу өчен мәйданчыклар мәгариф учреждениеләрендә, китапханәләрдә, авыл җирлекләрендә оештырылды.

Бүген, 2025 елның 14 ноябрендә, Чүпрәлеләр "Татарча диктант" язып, татар теле буенча белемнәрен тикшерделәр.

Диктант язу өчен мәйданчыклар мәгариф учреждениеләрендә, китапханәләрдә, авыл җирлекләрендә оештырылды.

Диктант язу өчен 40 минут вакыт бирелде. Диктант Каюм Насыйриның «Кабуснамә»дән хикәятләреннән өзеге буенча тәкъдим ителде. 

-Бик зур теләк белән «Татарча диктант» акциясендә катнашабыз. Диктант язу өчен мәйданчыклар авыл китапханәләрендә дә оештырылды. Телебезне һәркемгә белү мәслихәт,-ди “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының райондагы бүлеге җитәкчесе Гөлфия Яфизова.

Әлеге акция 2015 елдан бирле үткәрелә. Чараның максаты - дөрес язу, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, татар телен популярлаштыру.

Бүгенге көндә «Татарча диктант» акциясе Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе  субъектлары һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе.

Соңгы елларда акция 31 илдә һәм Россия Федерациясенең 74 төбәгендә яшәүче милләттәшләребез катнашында уза. Татарстан Республикасының барлык районнары, Казан шәһәренең югары уку йортлары һәм төрле оешмалары әлеге чарага киң аудиторияне җәлеп итәр өчен күп көч куялар.

Акциянең оештыручылары: Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты, Казан (Идел буе) федераль университеты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе.

Диктант нәтиҗәләре https://diktant.tatar/ сайтында урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев