Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр “Созвездие-Йолдызлык”тан җиңүләр белән кайттылар

Апас районындагы “Созвездие - Йолдызлык-2026” фестиваленең зона этабы 1700дән артык катнашучыны берләштерде

Фестиваль быел Россия халыкларының бердәмлеге һәм Хәрби хезмәт батырлыгы елына багышланды.

Апас районында “Созвездие - Йолдызлык-2026” эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы узды. Ике көн дәвам иткән сайлап алу турларында сәләтле балалар һәм яшьләр сәхнә тотып, үзләренең иҗади мөмкинлекләрен күрсәтте. Барлыгы 237 иҗади чыгыш тәкъдим ителгән, 1700дән артык бала катнашкан.

Фестивальдә катнашкан Буа, Кама Тамагы, Югары Ослан, Тәтеш, Кайбыч һәм Апас районнары арасында чүпрәлеләр дә бар иде. Алар төрле жанрларда 24 номер күрсәттеләр.

Фестиваль йомгаклары буенча: «Нәфис сүз” (Конферанс) номинациясендә: 1 урынны — Валерия Кудрявцева, 3 урынны — Әмирхан Сәгъдиев яуладылар, махсус бүләккә — Раида Волкова ия булды.

Вокал (соло) буенча: 1 урын — Аделина Хәсәнова, 2 урын — Азалия Сабирҗанова, 2 урын — Риана Хәсәнова, махсус приз — Эллария Хәсәновада.

Вокаль ансамбльләр арасында 2 урын  «Яз нуры» ансамбленә бирелде.

Хореографиядә: 1 урын – «Таң» халык җыр һәм бию ансамблендә.

Гала-концертта фестиваль җиңүчеләре һәм катнашучылары дипломнар, кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. “Йолдызлык” фестиваленең зона этабы тәмам. Ә иң-иңнәр башкалабызда чыгыш ясаячак.

Белешмә

Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхси патронажы астында, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасында һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә уза. Әлеге зур иҗади проект яшьләргә үз сәләтләрен ачу, сәнгать дөньясында беренче адымнарын ясау өчен киң мөмкинлекләр тудыра.

 

27 март –Бөтендөнья Театр көне уңаеннан район мәдәният йортында, Иске Шәйморза авылы үзешчәннәре тарафыннан,  Гөлшат Мөхәммәдшинаның "Пар аккошлар" драмасы сәхнәләштерелде.

Әлеге пьесада Илсөяр Хаярова, Нәҗеметдинова Илһамия, Алия  Хисаметдинова, Тәнзилә Ханбикова, Миннебаева Зөлфия,  Абдракипова Гөлсинә,  Абдракипов Рамиль Гүзәл Байбулатова, Юлия Хөсәинова катнашты. Әсәрне сәхнәгә куючы – Айгөл Каюмова.

Әйтергә кирәк спектакль тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде һәм әлеге уңайдан сәхнәдә катнашкан артистларыбызга зур рәхмәтләребезне белдерәбез, һәрбарчасына иҗади уңышлар теләп калабыз!

Шулай ук, аерым рәхмәтләребезне  җитәкчеләребезгә белдерәсебез килә. Алар рухи яктан ярдәм итеп, безне канатландырып тордылар.

Буа шәһәре хастахәнәсенең баш табибы Самерханов Рөстәм Әбрар улы һәм аның хәләл җефете Ләйсән ханымга, шулай ук, чиксез рәхмәтлебез! Алар Чүпрәлегә килеп, спектакльне карадылар һәм дә катнашучыларыбызның иҗатын югары бәяләделәр!

Иң мөһиме, тамашачыларыбызга олуг рәхмәтләребезне җиткерәбез. Эчтәлекле, тирән мәгънәле әсәрен сәхнәләштерергә ризалык биргәне өчен, авторга да, бик рәхмәтлебез. Киләчәктә  Гөлшат ханым белән хезмәттәшлегебез дәвам итәчәк. Авторның үзенә дә иҗади  уңышлар теләп калабыз!

Юлия Хөсәенова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев