Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр “Күрше” фестивале буенча 500 мең сумлык грант отты

«Чүпрәле бердәмлеге: гаилә, ышаныч, татулык» проекты да лаеклы бәяләү тапты.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Күрше» социаль проектлар фестиваленең җәйге сезон җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Республиканың төрле районнарыннан катнашучылар әлеге проектта үзләренең төрле юнәлештәге инициативаларын тәкъдим иттеләр, ә иң яхшы, дип табылганнары аларны гамәлгә ашыруга финанс ярдәме алдылар.

Җиңүчеләр арасында «Чүпрәле бердәмлеге: гаилә, ышаныч, татулык» проекты да лаеклы бәяләү тапты. Әлеге проектның авторлары: район мәдәният йорты хезмәткәрләре Виктория Волкова һәм Гүзәл Бахитова. Проектның суммасы–500 000 сум дип бәяләнә.

Әлеге грант ярдәме районыбызда мәдәни традицияләрне саклауга, гаилә бәйләнешләрен ныгытуга һәм милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә юнәлдерелгән чаралар уздыруга тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев