Чүпрәлеләр «Җиңү диктанты»н язды
«Бердәм Россия» партиясе тарафыннан оештырылган «Җиңү диктанты» халыкара акциясе быел да киң колач алды.
Акция дөньяның 75 илендә 36 мең мәйданчыкта узды. Бу исә чараның елдан-ел популярлашуын һәм тарихи хәтерне саклауга зур игътибар бирелүен күрсәтә.
Районыбызда «Җиңү диктанты»н язу өчен ун мәйданчык оештырылды. Алар барысы да белем бирү учреждениеләрендә эшләде.
Иске Чүпрәле күппрофильле лицеенда оештырылган мәйданчыкта диктанты район башлыгы Марат Гафаров, махсус хәрби операциядә катнашучы Алексей Ягашкин да язды.
Район башлыгы Марат Гафаров диктант язарга килүче җитәкчеләрне, катнашучыларны сәламләп:
– «Җиңү диктанты – Ватаныбызны саклаучылар турындагы тарихи хәтерне саклауга юнәлдерелгән мөһим патриотик акция,- диде.
Тарих һәм җәмгыять белеме мөгаллиме Илнур Айнуллов биремнәрне тутыру кагыйдәләрен аңлатты. Катнашучылар 45 минут эчендә 25 сорауга җавап бирергә тиеш иде.
Быелгы «Җиңү диктанты» Бөек Ватан сугышы чорындагы күренекле хәрби җитәкче, маршал Георгий Жуковның тууына 130 ел тулуга багышланды. Тестка аның биографиясе, шулай ук башка гаскәр башлыклары, язучылар, артистлар һәм сугышта катнашучылар турында сораулар да кертелгән иде.
Акциянең төп максаты — яшь буында патриотик хисләр тәрбияләү, Бөек Җиңүнең әһәмиятен тагын бер кат ассызыклау. «Җиңү диктанты» төрле буын вәкилләрен берләштереп, уртак хәтерне яңарта, илебез тарихына карата ихтирам һәм горурлык хисләре уята.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев